Айлы күккә багаем,
Кураемны тартаем.
Бу җирләрне мирас иткән
Бабам белән атаем.
Азия чүлләрендә
Кубызымны чиртәем,
Илемнең чиген эзләп,
Җир читенә җитәем.
Чал гасырлар калдырган
Кысаларга сыймаем,
Уңга-сулга сибелгән
Мәмләкәтне җыйнаем.
Татар диеп аталган
Милләтемне хуплаем,
Төрки диеп аталган
Кавемемне туплаем.
Кара юрга бирегез,
Сикереп кенә менәем,
Төрки дигән халыкны
Бердәм итеп күрәем,
Бер гамь итеп күрәем!
Рүзәл Фәиз улы Мөхәммәтшин 1989 елның 25 маенда Татарстанның Кукмара районы Татар Толлысы авылында туа. Башлангыч белемне шунда алганнан соң, урта мәктәпне күрше Чарлы авылына йөреп тәмамлый. Үсмер чагында әдәбият, тарих, миллият, мәдәният белән кызыксына башлый һәм үзенең тәүге уйларын, фаразларын, шик-ышанычларын, шигъри калыпка салып, кәгазьгә төшерә. Язганнары район һәм, тора-бара, республика матбугатына үтеп керә.
Язу-сызу, басма сүз, журналистика турында хыялланган егет 2006 елда Чаллы шәһәренә килеп чыга. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетына (филиал) укырга кереп, татар теле һәм әдәбияты факультетында белем эстәргә керешә. Бер елдан Казанга күченә. Биредә баштанаяк иҗат дөньясына чума. Шигырьләре, публицистик язмалары аша матбугатны яулый, «Яңа дулкын», «Шигърият көне» кебек кичәләрдә чыгышлар ясый, әдәби конкурсларда катнаша.
2011 елда укуын тәмамлап, «Идел» яшьләр журналына эшкә урнаша. Укучылар тарафыннан яратып кабул ителгән «Әдәби суд» (яшь авторларның иҗатын мәхкәмә рәвешендә тикшерү), «Хәл бу ки» (тарихи, иҗтимагый-сәяси, мәдәни вазгыятькә карата уйланулар), «Нәсер. Дөнья киң» (хәзерге заман чит ил авторларын татар теленә тәрҗемә итү) кебек яңа сәхифәләргә нигез сала.
2010 елда дөнья күргән «Каралама» исемле тәүге шигырь җыентыгы өчен Татарстан Республикасының М. Җәлил исемендәге Республика премиясенә лаек була. Аннан тыш, «Бүре мин» (2014) һәм «Мин дә китәрмен әле…» (2019) исемле китаплар авторы.
2010 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Мин хәтерлим – утлы дала өсте,
Мин хәтерлим – котлы чагын да.
Яуда янган татар атларының
Тояк эзе сызлый җанымда.
Һәр таң саен яңа көнгә узам,
Гүя узам ялкын, ут аша.
Мин кем әле? —
Мин бары тик Кеше.
Җир белән күк миндә тоташа.
Аермачык – чорның гарип чагы,
Аермачык – куены гел ташлар.
Куәт җыеп, баш өстеңә кара,
Аермачык – анда кояш бар.
Һәр таң саен яңа көнгә узам,
Гүя узам ялкын, ут аша.
Мин кем әле? —
Мин һаман да Кеше.
Җир белән күк миндә тоташа.
Мин ишетәм – лалә серкәләнә,
Мин ишетәм – таҗын кагышы.
Мин ишетәм берсекөн карнында
Яраласы сабый тавышын…
Һәр таң саен яңа көнгә узам,
Гүя узам ялкын, ут аша.
Мин кем әле? —
Мин – мәңгелек Кеше.
Җир белән күк миндә тоташа.
Шагыйрь һади Такташ монологы
Кискенлеге,
Өр-яңадан, дигән,
Искелеге белән танышмы, —
Мин бу чорга ялгыш килеп чыктым,
Киләчәккә үтеп барышлый.
Күпме йөртеп,
Яңа көн каршында
Элмәкләнеп калгач юлларым,
Мондагы бар кичерешем минем —
Баш авырту булды нибары.
Зурмыни соң дәгъвам? —
Күнәр идем —
Янартаудай дәррәү уянып,
Җанга ташкан кайнар сөюемә
Ихтыяҗы булса дөньяның.
Әмма җирне җырга күмгән чакта,
Чыраема көннәр кан орды…
Әрнү тулы мәхәббәтем итеп
Бар галәмгә
Нәләт яудырдым!
Табут сыман кысып куйды дөнья —
Асты өстә! —
Көчкә үзләштем:
Баш очымда зыр әйләнде идән,
Һәм түшәмгә тамды күз яшем.
Тиле хисләр авызлыгын җуеп,
Мин генәме юкка җилкенгән? —
Ил күзендә җылы сүнгән чакта,
Салкын җырлар тансык ил-көнгә.
Тиле хисләр, авызлыгын җуйса,
Көтмәгәндә туфан кубарыр!..
Мондагы бар яшәешем минем —
Баш авырту гына нибары.
Шул сырхаудан мәңгелеккә арынып,
Җиңел атлап киткән бер көнне,
Тол хатынга охшап калыр дөнья,
Бушап калыр —
Табут шикелле…
Меңәр йөрәк куырылып куяр,
Әллә аңлап,
Әллә аңышмый:
Мин бу чорга ялгыш килеп чыктым,
Киләчәккә үтеп барышлый.
Читать дальше