Арба, әле бер, әле икенче якка авыша-авыша, җиңелчә генә шыгырдап куя. Көпчәкләргә изрәгән балчык һәм коелган яфраклар ябыша. Шул яфраклар янына һавадан коелган кош каурыйлары да өстәлә сыман. Ул да булмый, һавада торналар кебек тезелешеп, алтын-сары кошлар да оча башлый. Аларның бер дә иге-чиге юк, имеш. Теге сакаллы абзый да шунда. Әнә мылтыгы да… Сакаллы абзый шул кошларга атмаса гына ярар иде дип борчыла Гөлбану. Ә стрелок, аның уен аңлагандай, елмаеп әйтә: «Юк, чибәрем! Мылтыгым булса да, мин кошларга тимим…» Шулвакыт, ни булгандыр, кошларның алтын каурыйлары, бөтен күк йөзен каплап, кар бураны кебек тузгый башлый…
Гөлбану кинәт эт өргән тавышка уянып китте.
Урман күптән инде артта калган. Томан да таралган. Олау бер ярлы гына авыл урамыннан бара. Өйләренең каралтылары да күренми. «Нинди ямьсез авыл…» – дип уйлап куйды Гөлбану. Аның күзе манаралы зур гына биек бер таш йортка төште. Шунысы гаҗәп: манара башында кыйгач ай түгел, берничә урында аркылы-торкылы тимерләр генә тырпаеп тора.
– Әти, дим!.. Әти, – диде ул, шул таш йортка күрсәтеп. – Бу нәрсә? Мәчетме?..
– Юк, кызым, бу – чиркәү… Урыслар мәчете.
– Урыслар?!
– Әйе, кызым. Бу – урыс авылы.
Гөлбануның иң курыкканы урыс иде. Көйсезләнгән-киреләнгән чакларда әбисе һәрвакытта аңа: «Әнә урыс… урыс килә! Капчыгына салыр да китәр…» – дип куркыта торган иде.
Гөлбану бер бәләкәй генә өй янында өстенә кызгылт чикмән кигән зур гына сакаллы бер кешене күреп шүрли калды. Әмма гаҗәп: ул кеше никтер аларга тимәде. Киресенчә, башындагы картузын салып, чак кына иелә төшеп, алар белән исәнләште. Гөлбануның әтисе дә, мылтыклы абзый да, кулларын болгап, елмаешып: «Здрастуй!..» – дип җавап кайтардылар. Гөлбану шунда, кара әле, урыслар кешегә тими икән лә. Әби юри әйткән, күрәсең, дип шаккатты.
Тик менә авылны чыгар алдыннан гына, яман тавышлы бик ямьсез бер эт бәйләнде аларга. Аның бер аягы чүпрәк кебек асылынып тора. Күзләрен акайтып, тешләрен ыржайтып өрә-өрә, арба артыннан иярде ул. Гүя арба тәгәрмәчләренең әйләнүе аның ачуын китерә, аны чиксез ярсыта иде.
«Әбәү, нинди әшәке, усал эт!..» – дип уйлап куйды Гөлбану.
Мылтыклы абзый иң элек:
– Пошёл!.. – дип, эткә җикеренде, аннары Гөлбануга карап елмаеп болай диде: – Гарип эт ул. Шуңа күрә котырына…
«Гарип этләр шулай усал була микәнни?» – дип уйлап куйды Гөлбану.
Шыксыз эт, өске иреннәрен күтәреп, тешләрен күрсәтеп, тагын бераз ярсыды да, барыбер арба көпчәкләрен әйләнүдән туктата алмавына төшенепме, теләр-теләмәс кенә алардан аерылып калды.
Эт тавышы тынгач, әтисе белән сакаллы абзыйның сүзләре дә аерымачык булып ишетелә башлады.
– Әйе!.. Ачлык бу тирәләрдән дә халыкны куган икән, – дип куйды Гөлбануның әтисе.
Аның көрсенеп әйткән бу сүзләрен ишеткәч, Гөлбану як-ягына каранып алды. Чыннан да, авыл буп-буш икән ич, бер генә кеше дә күренми. Як-якта тәрәзәләренә аркылы-торкылы такталар кагылган, ишекләре йозаклы өйләр, буш йорт урыннары…
– Әйе, Сабирҗан туган! Заманаларның рәте-чираты калмады. Янгын чыккан урманнан киек качкан кебек, халык китә дә китә… Нишләмәк кирәк? Күрәләтә торып ачтан үләсе килми бит. Җан газиз ул. Ә бит бу елларга зур өметләр баглаганнар иде… Түрәләрне әйтүем: кыш көне шулай алпавыт утарына барып чыккан идем, йомыш белән. Ду китереп бәйрәм итәләр. Яңа елны каршы алалар… Имеш, егерменче гасырның беренче елларында ук Рәсәй өстендә дә таң атар. Көт, атар! Ачтан кәкрәеп катар…
Сабирҗан көрсенеп куйды, дәшмәде. Шулвакыт урман каравылчысы, бик әһәмиятле нәрсәне исенә төшергән кеше сыман, юлдашына таба борылды да аның имана җире белән кызыксынып куйды.
Сабирҗан кулын гына селтәде:
– Һәй, Гыйлаҗи абзый, аның шул исеме генә җир иде лә! Уч төбе кадәр нәрсә иде. Ул да булса кешеләрнең җир башына, межага аркылы үлчәп бирелгән иде. Бер җан булганга шулай иткәннәрдер инде. Ат белән сукалаганда, күршеләр үк таптатып тәмам эштән чыгарып бетерә торганнар иде… Бу хәлләр башлангач, Бөтерчек Саттары килеп, һич югында, шул җиреңне калдыр дип, бурычын каплаттырды…
Бераздан авыл да күренмәс булды. Гыйлаҗи абзый, барысына да ишеттерергә теләгәндәй, кычкырып әйтеп куйды:
– Ярар, җәмәгать!.. Мин кире борылыйм инде, булмаса…
Юлчылар туктады. Гөлбануның әнисе дә, яулыгы белән авыз читен каплый төшеп, сакаллы абзый янына атлады.
– Шәт, иншалла, болай булгач, исән-сау гына барып җитәрсез инде, туганнар…
Сабирҗанның күңеле йомшарып китте, ахрысы. Кинәт кенә, мәңге әйләнеп кайтмас соңгы сәфәргә киткән кеше сыман, Гыйлаҗи абзыеның терсәгенә тотынды. Һәм калтыранган тавыш белән сөйләнә башлады:
Читать дальше