Минем хәлне күреп, тәтәм зар елый. Булдыра алса, иркә оныгына укытучыларны өйгә генә китертеп белем бирдертер иде. Юк шул, андый мөмкинлекләр юк. Әз генә җил-яңгыр яисә кар-буран булдымы, тәтә мине кызганып, күрше авылга чыгарып җибәрми. Мине бер генә хатын-кыз да тәтәм яраткан кебек яратмагандыр, мөгаен. Дистәләгән оныклары арасында иң кадерлесе мин идем. Нишләп шулай булган ул, хәзер дә аптырыйм. Иң тәмле ризык, иң йомшак урын минеке, беркемнән сүз әйттерми, кунакка барса, үзеннән калдырмый.
Әлбәттә, бу мәхәббәт миңа үзсүзле, ялкау, иркә малай булып үсәргә ярдәм итте. Әбинең кияүгә чыкмыйча утырып калган кызы гына әледән-әле тавыш чыгара. Минем аркада көнаралаш диярлек телгә киләләр.
– Нигә шул малайны иркәләп бозып бетерәсең? Тагын укырга бармаган, – дип, тәтәне шелтәли апа.
– Үзеңнең сабыйларың булса аңлар идең син, – ди тәтә. Мин чаршау артына посып, котым очып тыңлап торам. Ярый әле, тәтәм өйдә. Ул булмаса, апа чыбык белән «пешекләргә» дә күп сорап тормас. Өстәвенә бабай да: «Малайны надан калдырасың», – дип, тәтәне еш ачулана иде.
Ни генә булмасын, мәктәпкә атнага бер-ике генә көн баргаласам да тәмамладым мин бишенче сыйныфны. Аллага шөкер, каникуллар башланды. Тик яхшы әйбер күп булмый дигәндәй, тиз үтеп китте җәй.
Август ахырларында үги әти кайтып төште. Әнинең тагын бер малае бар икән. Күрше авылда рәтләп укымаганга, мине алып китәргә уйлаганнар. «Казанда саз да юк, мәктәп тә урам аркылы гына», – ди үги әти. «Китмим», – дип, үкереп елыйм. Мине кызганып: «Калдырыгыз инде баланы», – дип, әбием күз яшьләрен түгә. Апа белән бабай гына: «Китсен, хәзер аны беркем тыя алмый. Азуы җитте аның», – ди.
Өйдә чын мәхшәр инде менә. Китәсе көнне, чыгып таймасын тагы диеп, әбидән башкалары мине күзәтә.
Шулай да мөмкинлек табып, чыгып сыздым, малай. Тик үги әти дә уяу икән, сизеп тә алган. Бу юлы мине үзебезнең авылның бер абзые тотып бирде. «Җибәрегез», – дип, каравыл кычкырам. Бу тавышка күрше-күлән җыелды. Кайберләре, мине кызганып, алып китмәгез инде, дип тә әйтеп карый. Булмады, тагын сызмасын дип, ат арбасына ук бәйләп салдылар.
– Барыбер качып кайтам, – дип үксим. Әби дә өзгәләнә. Шунда үги әти түзмәде:
– Әйдә, әби, үзең Казанга хәтле озата бар инде, алай бер-берегездән башка яши алмагач, – диде. Тәтә, күз яшьләрен яулык очы белән сөртеп, өс-башын алыштырырга өйгә ашыкты.
Шулай итеп, мине ат арбасына бәйләп, каравыл кычкыртып, Казанга алып киттеләр.
Алдыбызда бит Казан!
Габдулла Тукай, үзенең авылдан китүен исенә төшереп, болай дип язган:
Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем торган җирем,
Мин болай, шулай итәм дип, төрле уй корган җирем.
Минем хәл Тукай бабамныкы белән бер тирәдә кебек. Хәзер уйлап куям: даһи шагыйребезнең халәте коточкыч авыр булган икән. Ятим бала сагышын ятим кеше генә аңлый аладыр. (Ә минем сагыш – тамагы тук, өсте бөтен иркә һәм көйсез малайныкы гына. Зинһар, үзен бөек Тукай белән янәшә куя дип рәнҗи дә, мыскыл итә дә күрмәгез. Халкыбызның даһи шагыйре белән үземне чагыштырыргамы? Аллам сакласын! Хәтта үз вакытында Илдар абый Юзеев та: «Өч Тукай гомерен яшәдем, тик аңа тиң була алмадым», – дигән иде.)
– Тор, шәкерт, җиттек Казанга, алдыбызда бит Казан, – дип уятканнар бөек Тукайны. Мине тәтә уята:
– Тор, улым, килеп җиттек!
Күзләремне ачып, тирә-юньгә карыйм. Пароход, яр буена туктап, кешеләрне төшерә. Елга портында «Казан» дигән язу күзгә ташлана.
Ул халык, малай, елга портында, ул халык. Каян җыелганнардыр шулхәтле. Көянтә-чиләк күтәргәне, кәрзин тотканы, капчык асканы да бар, чемодан белән йөрүчеләр дә җитәрлек. Без, халык агымын ерып, трамвай тукталышына атлыйбыз. Борылып, елга ягына күз салам. Анда, еракта, авылым калды бит! Дусларым, туганнарым шунда. Кечкенәдән коенып үскән су буйлары… Бу шыксыз һәм тынгысыз Казаннарына каникулда гына килә торган идем бит! Мин барыбер сиңа әйләнеп кайтачакмын әле, авылым…
Кеше күрмәгәндә генә, җиңем белән яшьләремне сөртеп алам.
Мине татар мәктәбенә бирделәр. Беренче көннәре ай-яй кыен булды! Чит-ят малайлар-кызлар. Өстән генә карыйлар. Төрлечә сыныйлар. Урысча белмәвемнән: «Колхозник, бабай», – дип көләләр. Һәр көнне, тизрәк дәресләр бетсен иде дә өйгә качасы иде, дигән уйлар белән йөрим. Авылга качып китәр идем, тәтәм монда. Түзәргә инде. Ничек булса да түзәргә!
Классташларымның барысы да начар түгел икән анысы. Таһирә дигән кыз беренче көннән үк мине яклый башлады.
– Соң, Роза, авылдан килгәндә син дә ләм-мим бер сүз белми идең, өйрәнер әле, – ди. Вакыты булганда, бу акыллы кыз урыс теленнән миңа дәресләр бирә.
Читать дальше