Алсу Шанова
Әманәт. Шигырьләр
Мин көзләрдә калам…
Яфракларны җыеп
Үрермен дә гүзәл такыя,
Кадап чәчләремә,
Җырлап атлармын мин
Чынга ашмас хыял артыннан…
Мин көзләрдә калам,
Көзге җилне җигеп,
Яфракларны чөеп, туздырып
Очармын мин көзге урман буйлап,
Үзебезнең көйне сыздырып…
Мин көзләрдә калам…
Бер моң булып,
Яфрак булып җиргә түшәлеп.
Тартмый күңел никтер салкын кышка,
Ул көзләргә кала сыенып…
Мин дәресне тыңламыйча
Уйланып утырганда,
«Нургатина, – дисез кабат, –
Кирәк дәрес тыңларга!
Син һәрвакыт уең белән
Әллә кайда йөрисең…
Кабатлап дәрес сорасам,
Аңламыйсың, белмисең…»
Абый, дәрес аңлатканда,
Нигә бер дә көлмисез?
Минем күңелдә ни барын
Сизмисез дә күрмисез…
Ничек дәрес тыңлыйм инде,
Уем минем башкада.
Законнар, тигезләмәләр,
Ньютоннар да юк анда!
Телисезме, менә хәзер
Сезгә дәрес аңлатам!
Физиканы белмим шул мин…
Тик мин аны яратам!!!
Йөз вольт белән яратам!!!
«Кичләрен догалар кылганда…»
Кичләрен догалар кылганда,
Син миңа ак юллар юрама…
Ак юллар күренми күзләргә,
Бу тормыш рәхимсез булганда…
Әйтсәң дә кайвакыт, чарасыз,
Тотарга дип әни киңәшен…
Тормышта – мыскыллы елмаю,
Ә миндә – рәхимсез күз яше…
Киләчәк дип, алга атылып,
Мин, бәлки, бик күпкә ялгыштым.
Бары тик ике юл – уң һәм сул,
Учымда бит минем язмышым…
Ә минем тормышым күптәннән
Тамырдан өзелгән ак чәчәк…
Син миңа ак юллар юрама,
Бүгенгем ул – минем киләчәк…
Сеңлем! Синең күңелеңдә
Балачакның татлы дөньясы…
Шат авазлы балачак тавыннан
Шуасы да әле, шуасы…
Синең елмаюың нурлар чәчә,
Ә күзләрең әле беркатлы…
Әйткән теләкләрең ялган түгел,
Сабый бала булмый гөнаһлы…
Син, елмаеп миңа чын күңелдән,
Бүләк иттең керсез ярату…
Синең белән янәшәдә булу –
Балачакка очар канат ул…
Син кечкенә әле, тик шулай да
Күңелеңдә яши матурлык.
Җуйма аны, сеңлем, сакла, берүк,
Еллар аша булсын балкырлык…
Сине сагынып үтә әле көннәр,
Син еракта миннән, еракта…
Син сөйләгән шигырь, бүгенгедәй,
Матур булып чыңлый колакта…
Белмим, әле күпме көннәр кирәк
Сине өзелеп, сагынып көтәргә…
Кайтып кит син әйдә кунак булып,
Бер елмаю бүләк итәргә…
Чишмәгә суга барырга
Һич яратмый шул апам.
«Көне эссе, кояш суга,
Авырта шул, – ди, – аркам».
Суга бара сирәк кенә,
Әллә нигә бер генә.
Арып кайта, чиләгеннән
Суы җиргә түгелә.
Ә беркөнне иртән иртүк,
Ниндидер бер көй көйләп,
Китте апам, көлә-көлә,
Чишмәгә… үзе теләп!
Әни белән карап калдык,
Ис-акылыбыз китеп.
Шатландырды безне апа,
Егылмый кайтып җитеп.
Сораганны көтми хәзер,
Китә чиләген алып.
Сөендерә ул, көненә
Биш-алты тапкыр барып.
Ә беркөнне качып кына
Мин апаны күзәттем.
Егет белән күргәч аны,
Кайтып әнигә әйттем.
Өебездә ни булганын
Берүзем генә беләм…
Чишмә суын ташый хәзер
Җизни машина белән…
«Күзләреңдә – яшьләр, арыгансың бугай…»
Күзләреңдә – яшьләр, арыгансың бугай
Чын дөреслек эзләп ялганнан.
Киләчәккә булган зур өметләр
Җимерелә бүген яңадан…
Дустым… Нигә кабат уйчан караш?!
Күңелең синең иртә картайган…
Беләм, авыр ишетү яклау сүзе
Сиңа «якын» булган ятлардан.
«Барсы да өйрәтә, алар әллә
Миннән дә шәп яши беләләр?!» –
Уйларың чиксез, гүя барсы
Синең хисләреңнән көләләр…
Дустым, җәйге чыктай,
Моңсуланып яшең койма син,
Сөрт яшеңне, елмай әйдә,
Онытыплар хәтер кайгысын.
…Күзләреңдә яшьләр, ә син миннән
Позитив бер шигырь сорыйсың.
Кабат шаян шигырь сорыйсың!!!
…Бик сагынсаң,
Хатым бассын күңлең ярсуын,
Бик бәхетле синең Алсуың.
Һади Такташ
Юк, ярама тимә минем –
Барсы төзәлгән…
Син сөйгән Рүзәл юк хәзер –
Рүзәл үзгәргән…
Читать дальше