Рүзәл Мөхәммәтшин
Көннәреңнең төссез соры төсе
Моңсуланган чакта ярсудан,
«Сәлам!» дигән зәңгәр конверт белән
Хат алырсың беркөн Алсудан…
Исәнме син, җанаш, исәнме?
Сездә һаман җилләр исәме?
Таңнар һаман шулай кызарып,
Шатлыкка төрәме иртәне?
Күз кысамы һаман йолдызлар
Төнге күкнең кара куйнында?
Һаман моңлы җырлар яңгырыймы,
Күңеллеме кичке уенда?
Син, сагынып мине, нигә бер дә
Уйламыйсың,
Хат та язмыйсың…
Әллә һаман үксеп елыйсыңмы
Син, кочаклап каен кайрысын?
Сагышланма, сагыш саргайта ул,
Сиңа картаерга иртә әле…
Хатым укы,
Елмай әле бераз,
Йә, исәнме, җанаш, исәнме!..
Сиңа хәзер яңа Алсу яза,
Ул үзгәргән, тәмам үзгәргән…
Еламый ул хәзер, бары көлә,
Курыкмыйча чит-ят күзләрдән…
Исеңдәме,
Кайчандыр ул сиңа
Үпкәләп тә йөрде бик озак…
Хәзер инде белми ул үпкәли,
Ул вакытлар калды бик ерак…
Беләсеңме, мин сагындым сине,
Беркатлы һәм усал чагыңны…
Каш астыннан гына «сөзеп» карап,
Бармак янавыңны сагындым…
Хәлләр әйбәт әле, әкрен генә
Бер-бер артлы көннәр үтәләр…
Беләсеңме, онытылды инде
Минем сиңа булган үпкәләр…
Мин элекке түгел инде хәзер,
Ләкин бераз гына үзгәрдем…
Һаман шул ук күңел, нидер көтә,
Шат елмайган зәңгәр күзләрем.
Еллар аша яңа җырлар туды,
Шат шигырьләр туды күңелдә…
…Хәзер Алсу гади хушбуй түгел,
Затлы «Шанель» белән сибенә…
Ләкин керфекләрен буямый ул,
Тартмый сөрмә, сөртми иннек тә…
Язмыш аны үзенә бәйләсә дә,
Аның җаны һаман иректә…
Ул еламый хәзер,
Бары күккә карап,
Күз яшьләре аша моңая.
Сагыш туса нәфис күңелендә,
Еламый ул, җырлап моңая…
Менә шундый хәлләр миндә, җанаш,
Яңа үзгәрешләр бихисап…
Йөрмә анда башың аска иеп,
Килеп кит син, әйдә, вакыт тап.
…Үз-үземә хат яздым мин бүген,
Үткән хатирәгә уралып.
Ачулы карашлар күбәйде нигәдер,
Усалландым… Чынлап! Түз генә!
Кайвакытта кабынып китәргә
Җитә кала тик бер сүз генә…
Күңел белән йөрәк көрәшкәндә,
Телем сөйли тора… Бытылдык!
Бүген кабат сине үпкәләттем,
Чит сүзләргә кабат тотылдык…
Яз! Кояшка гашыйк кар астыннан
Чукрак төсле саркый усаллык…
Ә күзләр ягымлы… Тик күңел халәте
Кабаттан үзгәрү – чынбарлык!..
Тик шулай да күзеңә карарга
Җитми кала кайчак усаллык!
Авырыйм мин. Табиб кушты
Бары ятып торырга…
Ә мин күңелсез булганга
Уйныйм компьютерда.
Йөткерәм, төчкереп алам,
Һич кенә булмый күнеп.
Шулай уйнап утырганда,
Китте компьютер сүнеп.
Кабынмагач, дәштем өйгә
Программист абыйны.
Карады да, килеп чыкмый,
Ул да ясый алмыймы?!
Әйтте абый: «Булмас ясап,
Вирус кергән аңарга.
Һич булмаса, килермен мин
Антивирус куярга».
Минем авыру икәнне
Компьютер белгәндер.
Төчкергәндә, компьютерга
Миннән вирус кергәндер…
Тиздән программист абый
Куйды антивирусны.
Компьютер эшли, шөкер,
Ә мин һаман вируслы…
«Үзгәрмәгән гүя, һаман шул ук…»
Үзгәрмәгән гүя, һаман шул ук,
Чакрымнарын санга сукмаган…
Хәрби хезмәт… Бер ел үтеп киткән,
Сагынырга да, бәлки, өлгермәгән…
Үзгәрмәгән, диләр… Үзгәргән шул,
Элеккечә көләч, шат түгел.
Күзләренә тирән сагыш кергән,
Елмаю да аңа шарт түгел.
Үзгәргән шул, беләккә көч иңгән,
Кул уйнамый кирәк-кирәксә.
Йөзгә тыйнак елмаюын элә,
Берәү исем белән эндәшсә.
Табарсың күк һаман шул урында,
Таш клуб, кунакханә артында.
«Море» тартты… Хәзер бар нәрсәне
«Мальборо» белә аның хакында…
Бәйләсә дә вакыт үткәннәргә,
Өзелеп янып йөрми шул күңел.
…Ә ул һаман миңа серле карый,
Мин үзгәргән бугай, ул түгел…
«Әллә таныш, әллә таныш түгел…»
Әллә таныш, әллә таныш түгел,
Күргән саен, сүзсез елмая.
Күзләрендә моңсу караш
Чагылып кала көлгән уңайга…
Хисләреңне әллә яшерәсең
Син моңсулык иңгән күзеңә?
Ләкин нигә сүзсез кагыласың
Күз яшьләре тамган йөземә?!
Таныш абый… Әллә таныш түгел…
Ул яулады минем йөрәкне.
Яшьтәшләрем көлә, аңламыйча
Миңа бары тик ул кирәкне…
Күзләр күздә күптән, куллар кулда…
Йөрәкләрнең чыңы сизелә…
Бала диеп көлмә, мин зур инде,
Син канатлар куйдың иңемә…
Читать дальше