Басыйр Рафиков
Уйланыр вакыт. Шигырьләр
Ил, шәһәрләр сансыз күп булса да,
Туган илем җирдә бер генә.
Әти, бабамнарның тир, каннары
Әйләнгәннәр тарту көченә.
Урманнары, кырда игеннәре,
Кабатланмас якын авыллар,
Зираттагы гыйффәтле каеннар
Күңелемне әсир алганнар.
Туган җирләр, изге туган җирләр,
Сез күңелдә, җирдә бер генә.
Минем кебек, башын түбән иеп,
Сәҗдә кылмый сезгә кем генә?!
«Кечкенә ватаным, гаеп итмә…»
Малая Родина, не обессудь.
С. Куняев
Кечкенә ватаным, гаеп итмә,
Мин бит ташлап китмәдем сине.
Котсыз килгән утызынчы еллар
Синнән куып җибәрде мине.
Сансыз еллар үтә, онытмыйсың
Кендек каның тамган җирне.
Синең белән, изге халкың белән
Әнкәм рухы бәйли мине.
Уртак бәхет нәрсә? –
Милләтемнең берлеге.
Уртак шатлык нәрсә? –
Халкымның терелеге.
Уртак бәхет нәрсә? –
Татарның мәңгелеге.
Җирнең йөзен
Канга манып
Шәфәкъ бата.
Бер-бер артлы,
Кабаланып,
Йолдыз калка.
Төн дә үтәр,
Юлга дәшеп
Кояш чыгар.
Әзерме сез,
Киләчәккә
Атлаучылар –
Халык бәхтен,
Азатлыгын
Яклаучылар?
Идел буйлап, уйлар уйлап,
Үткәнгә таба барам.
Дулкыннар серен аңламый,
Берсүзсез телдән калам.
Мондадыр күк яшерелгән
Тарих маҗаралары.
Үзе ерак, җанга якын
Аклары, каралары.
Мондадыр күк бабамнарның
Дөнья көткән чаклары,
Әле сүнеп өлгермәгән
Дөрләгән учаклары.
Алга таба әйди шунда
Идел суы агышы.
Ишетелгән кебек кинәт
Горур варис тавышы.
Яратам мин күзәтергә
Елгаларның агышын.
Алар тизләтәләр кебек
Халкым алга барышын.
Үткәннәр җиңел булмады,
Бүген дә җиңел түгел.
Илең белән яшәгәндә,
Барсын кичерә күңел.
Ил сугышта – син сугышта,
Тынычлыкта – син тыныч.
Ул сиңа таянмый калса,
Чолгап ала куркыныч.
Халык зур!
Үлемсез,
Көрәштә юл таба,
Өзелгән җырларның өстендә елама!
Тарихта бер мизгел гасырлар дигәнең,
Буыннар күтәрә мәңгелек җилкәнен.
Орлыктан наратлар шыталар ташта да,
Яралгы ашкына тормышын башларга.
Күчәрдә Җир шары туктаусыз әйләнә,
Өзелгән җырларга яңасы бәйләнә.
Халык зур!
Үлемсез,
Көрәштә юл таба,
Өзелгән җырларның өстендә елама!
«Уналтынчы гасырдан катлы…»
Уналтынчы гасырдан катлы
Йортлар калмаганнар Казанда.
Экскурсантлар күрә алмас
Мәчет, мәдрәсәләрне анда.
Бүгенге көннәрдә төзелгән
Мәһабәт Кол Шәриф мәчете,
Киләчәккә түгел, үткәнгә
Йөзен борып тора шикелле.
Калган бар изге йортлар йөзе
Юнәлгән киләчәккә таба.
Аларның барлык теләкләре –
Халыкны әйдәп бару алга!
Озын юллар үтәм,
Өметләрне сүтәм.
Көн дә үзем һаман
Үзгәрешләр көтәм.
Булыр алар шиксез,
Тотылыр ул ялган.
Якты көнгә Илаһ
Изге юллар салган.
«Меңьеллык бөек шәһәрем…»
Меңьеллык бөек шәһәрем,
Уеласың күңелгә.
Меңьеллык һәйкәлләр күрәм,
Сокланам бүгенеңә.
Сөембикә манарасы
Җәлилгә якын икән.
Аларның тарих юлында
Бердәмлекләрен сизәм.
Казан бөеклеген күреп
Шатмын горурлыгына.
Ышанам бу гүзәллекнең
Мәңге торырлыгына.
Хәтер сызлавыннан
Арына алмыйм.
Үткәннәрне барлыйм,
Халкыма карыйм.
Дәүләтсез калганбыз
Дуслык юклыктан,
Мәхрүм ителгәнбез
Ирек, хокуктан.
Бу ярым ай
Манарада.
Батмыйдыр ул
Ал таңнарда.
Бу ярым ай
Күрсәтә юл
Изге якка
Барганнарга.
«Без киләбез юлдан икәү…»
Без киләбез юлдан икәү:
Һавада – ай, җирдә – мин.
Онытканмын икән әле:
Өченчебез мыжык җил.
Һәрберебезнең үз эше бар:
Айның – төнне күзәтү;
Җилнең – һава сафландыру,
Дөнья йөзен җилләтү.
Миндә нинди йөкләмә соң?
Йөрмимен аны эзләп.
Һәр ватанпәрвәрнең эше –
Илгә, халыкка хезмәт.
Читать дальше