Үткәннәр тузгып яткан көл түгел,
Үткәннәр – тешләк, үҗәт хәтер.
Вакыт җиткәч бәреп чыгу өчен,
Аларга киртә түгел кабер.
Теләптерме, юкмы, иске тарих
Борынгы хәлләрне бутаган.
Чуалганны вөҗдансыз мәхлуклар
Үз файдасына кулланган.
Яшерелгән хаклыкны табарга
Сезнең янга бүген килдек без.
Рәхмәт сезгә, борынгы каберләр,
Хакыйкатьне ачып бирдегез.
«Ашкына зат кара төннән…»
Ашкына зат кара төннән
Якты көннәргә таба.
Иркәләп каршылый аны
Таң җиле – иркә саба.
Нурлы кояш яктысында
Җиһан җанланып китә.
Сөйгән халкы арасында
Эш көтә, тормыш көтә.
Барсы була көн йөзендә –
Мәхәббәт, чәчәк исе.
Тормышында хозурланып,
Шатланып яши кеше.
Агачлар шәрә.
Биткә кар бәрә.
Дуслар кабердә.
Бергә укулар,
Канлы сугышлар –
Бар да хәтердә.
Күргән афәтләр,
Мизгел бәхетләр
Күңел түрендә.
Илаһи биргән
Канат астында
Тормыш бүген дә.
«Тал-тирәкләр йокымсырый…»
Тал-тирәкләр йокымсырый,
Таң ата гына әле.
Бу, күрәсең, табигатьнең
Тынлыкка талган мәле.
Нидер көткән сыман тынлык,
Баса яныңа килеп.
Ә нигәдер күңлең, җаның
Булышмый җавап биреп.
Үз уе, хыялларына
Китә ул тирән кереп.
Чияләнә хәл-әхвәлләр,
Бутала бүген, элек.
Тормыш артыннан калмыйм дип
Йөргәнмен киртә куеп.
Кирәкләре булмаган бит,
Өлгерсәм иде җыеп.
Яшьләр башлыйлар тормышны,
Ашыкмый баштан алып.
Мин ашыгып дәвам итәм,
Яшьтәшләрдән дә калып.
Бөек Ватан сугышына тикле
Хәтерлим мин Өчкүл авылын.
Бүленгәндә, Чиләбедән чыгып,
Курган өлкәсендә калуын.
Каен урманында каен йортлар,
Урманында җиләк – нигъмәтләр.
Кесәдә дә, өстәлдә курмач,
Тәмле икән бодай куыргач.
Тегермән дә, клуб та юк монда,
Мәктәпләре бары башлангыч.
Ваемсыз күк авыл кешеләре,
Чит кешегә күренеш башваткыч.
Бүген телевизор экранында
Өчкүл. Анда таш мәчет салынган.
Ташкын кебек булып киткән халык,
Яше, карты шунда агылган.
Нинди шатлык, нинди ямьле күренеш –
Авыл уяу, авыл мәчетле.
Эзәрлекләү, колхоздан котылгач,
Халык көтә изге бәхетне.
Кара төнгә очкан ялкын
Күңелне борчый һаман,
Ырудан ыруга күчкән
Ул учактан һәр заман.
Ул яктырткан бабамнарның
Төн уртасы юлларын.
Бүген аның ялкынында
Чәбәләнә уйларым.
Теләгем – халкым, ыруым
Мәңге сакласын аны.
Учак янып сүрелгәнче
Атсын кодрәтле таңы.
Далага чыксам –
Бабамнар иле.
Күз ачып йомсам –
Атлар өере.
Кабат күз ачып
Йомсам – машина.
Ул мәлгунь җиткән
Атлар башына.
Заман шайтаны
Кайда карама,
Тузан туздыра,
Газы тарала.
Борын-борынгы
Дуслыклар тар-мар.
Атка хыянәт
Иткән ир-атлар.
Бүгенге тормыш
Кичерми моны.
Атка атлана
Заманның улы.
Көмеш дулкыннар
Ярларны ялый.
Чыланган таллар
Чәчләрен тарый.
Көяз күренмәк
Кояшка алар.
Төн кыяфәтен
Алыштыралар.
Алтын кояштан
Гәрәбә нурлар
Юлларын туры
Шунда боралар.
Үзләре баккан,
Нурларын аткан
Яшел җиһанга
Гашыйклар алар.
Чиләк белән чумырып алып,
Елга суын ташыйлар өйгә.
Ник дулкын өстендә шөлдиләр
Зар елыйлар, су, шуны сөйлә.
Сөйлә, ничек ташлар өстендә
Хатын-кызлар бәләк уйната.
Ат ирене ничек елгада
Үз шәүләсен үбеп чылата?
Күпме болыт, күпме йолдызны
Тирбәттең син дулкын өстендә?
Искә төшер томан киндерен,
Күпме эңгер ятты өстеңдә.
Тынгысыз су, сөйлә, кемнәрнең
Борчуларын төяп эченә,
Поездлар шаулаша күпердә,
Кайтавазлар чәчеп өстеңә?
Буйсынмастай күпме бозларны
Ваткансыңдыр аккан чорыңда…
Чиләк эчендәге салкын су,
Сөйлә әле шулар турында?
Адым саен
Туктап кала
Юлда кортка.
Читать дальше