Кояш баер алдыннан гына, Чабылтау итәгенә килеп җиттеләр. Кайтышлый сүз аз булды. Җиңгәчәсе тирбәлеп килә торгач оеп китте. Рәхмәй абыйсы башта колхоз эшләре турында аны-моны сөйләнеп килде-килде дә аннары ул да тынды. Клараны бу сүзсезлек, бу юл талгынлыгы бер дә ялыктырмады, киресенчә, ул аңа риза иде, чөнки ул да үз эченә йотылып, үз уйларын уйлап кайта иде.
Тау итәгенә җиткәч, барысы да җанландылар. Җиңгәчәсе, калкынып:
– Машалла, кайтып җитәбез түгелме соң? – диде. – Һи, көтү дә кайтып бара икән ләбаса!
Чынлап та, алда, Корысазлык ягыннан юлга таба көтү чыгып килә иде. Рәхмәй абыйсы атын кызулата төште, һәм алар тузан, йон, сөт исе аңкыган көтүнең нәкъ алдыннан уздылар. Шул чакта Клара бик сәер бер нәрсә күрде: җирдән, кәҗә-сарыклар арасында, әллә нихәтле сыерчыклар кайтып килә. Нәкъ менә көтүгә чыккан йорт кошлары шикелле очмыйча, җәяүләп, йөгерә-йөгерә кайтып киләләр. Бу гаҗәп сәер, кызыклы күренештән кәефе бик килгән Клара кычкырып ук җибәрде.
– Җиңгәчәй, карале, көтүдә сыерчыклар!
– Ә, ие шул! Бала очыргач, көтүдән калмыйлар инде алар.
– Нигә, ни өчен?
– Нигә дип, мал тирәсендә аларга азык табыла. Мал белән бит чебен дә, корт та ияреп йөри… Шуларны чүплиләр инде бу Алла кошлары!
«Удивительно!» – дип уйлап куйды Клара эченнән. Аңа ничектер берьюлы күңелле, рәхәт булып китте.
Рәхмәй абыйсы, артына каерылып, кояш баешына карап алды.
– Иртәгә дә аяз булмакчы икән, – диде ул, башын кагып. – Бик әйбәт. Печәнчеләргә мач килә.
Клара, кинәт җанланып:
– Җиңгәчәй, минем дә печәнгә барасым килә, – диде. – Миңа барырга ярыймы?
– Ник ярамасын! Ярый, бик ярый, аккошым! Үзем алып барырмын, – диде җиңгәчәсе, ничектер Клараның бу теләген шунда ук куәтләп.
– Көлмәсләрме?
– Юк, нишләп көлсеннәр, Аллам сакласын! Менә кызларыбыз белән танышырсың… Кызларыбыз бик куштаннар, кунак итеп, үзеңне урталарына гына алып йөртерләр.
Рәхмәй абыйсы кисәк кенә көлеп куйды:
– Хәсән бригадир, нибуч кунак дип тормас!
– Ә мин кунак булып түгел, эшләргә барам! – диде Клара, эре генә башын чөеп.
– Әйе, әйе, эшләргә инде, печән җыярга, – диде җиңгәчәсе, бала көйләгәндәй итеп. – Бергә барырбыз. Мин үзем дә бик яратам печән эшен, Иркә туташ!
– Барабыз, җиңгәчәй, барабыз! – диде Клара, чын-чыннан рухланып, һәм аны кинәт ниндидер бер канатлану, җилкенү биләп алды. Һич уйламаганда, аның менә хәзер үк әнә шул Чабылтауга менәсе, шуннан дөнья өстенә бер карыйсы килде. Ул атны туктатырга кушты: «Мин тауга менәм!» – диде. Җиңгәчәсенең аптырап: «Һай, Иркә туташ, каян уйладың әле, кояш та баеп бара, ялгыз куркырсың ич!» – диюенә карамастан, ул тарантастан төште дә ашыга-ашыга тауга таба китте.
Тауны менү читтән караганда гына ансат булып күренә икән ул. Иң элек тау, менә башлагач, шактый биек булып чыкты, аннары, югарырак күтәрелгән саен, ул текәрәккә әйләнә барды. Клараның әледән-әле аягы тая башлады, хәтта ара-тирә артка таба шуып та киткәләде. Ләкин һичнигә карамыйча, үлән төпләренә аягын ныграк терәп, тазарак үскән сабакларга тотынып, иелә-бөгелә һаман күтәрелде. Ахырда, азаплана торгач, Чабыл башына менеп җитте… Туктады, тирән сулап, бермәл тын алып торды.
Тау түбәсе – ап-ак ташлык, үлән бик сирәк, урта бер җире чокыраеп тора. Монда сәер бер тынлык хөкем сөрә. Әллә нинди генә шунда, түбәндәге тормыштан аерылу хисен уяткан, бушлык халәтенә якын бер тынлык иде бу… Бу тынлыкта бары җилнең акрын гына исүе ишетелеп тора кебек…
Клара түбә уртасынарак атлады. Кояш баеп өлгергән иде инде… Ләкин бөтен әтраф 12 12 Әтраф – тирә-юнь (тараф).
бик якты иде әле, шунлыктан иң ерак офыклар да ачык күренә иде. Клара, тантаналы бер киеренкелек кичергән хәлдә, тирә-як дөньяны карарга кереште. Никадәр ерак җирләр ачылган иде аның күз алдында! Бик-бик еракта күгелҗем томанга өртелгән ялгыз таулар күренә, чиксез киңлекләргә сибелгән, әле тегендә, әле монда җиргә ябышып яткан авыллар күренә, җептәй сузылган юлларны да бик ачык аерып була. Хәтта юлларның теге яки бу төшендә, бөтерелеп сузылган тузанга карап, машиналар чабуын да шәйләп була иде. Һәм әнә шул таулар, кырлар, авыллар аша, ниндидер бер пәһлеванның зур адымнары шикелле, тимер челтәр баганалар әллә кайлардан килеп, әллә кайларга узып китәләр…
Клара озак кына Каракошны эзләде. Кайда ул, нигә күренми? Ниһаять, түбәндәге ике тау арасыннан ниндидер бер авылның читен күреп алды. Ул ерак та түгел иде. Клара чамалап карады: хәзер генә алар кайткан юл нәкъ менә шул ике тау арасыннан килеп чыга икән. Димәк, Каракош шунда. Тик ул тоташы белән күренми, әлеге ак маңгайлы тәбәнәк таулар аны каплап торалар. Әмма Каракошның бер генә читен күрү дә Клара өчен күңелле булып китте, ничектер менә авылдан аңа җанлы бер җеп сузылган кебек булды. Каракош аңа да якын икән ләбаса!
Читать дальше