Уй-хыялларымда әле тагын, нәтиҗәсе нинди булуга да карамастан, шушы ук мөхтәрәм затларыбызны республиканың беренче кешесенә кертәсем, яхшылап аңлашырга тырышып каратасым да бик килә. Президент та – шушы милләт кешесе, бетү юлына чыкканыбызны, кичектермичә нидер эшләргә, майтарырга кирәклекне аңлый шикелле. Мин, ул кочак җәеп каршы алыр, килешер, бар эшен ташлап ярдәм итә башлар, димим. Болай уйлау беркатлылык булыр иде. Әмма уртак таяну нокталары табарга мөмкиндер. Хакимият белән килешеп эшләнгән эшләр нәтиҗәне дә тизрәк бирер иде. Моның сәбәбе дә бик гади: инертлык, өстән әйтмичә бездә беркем дә кымшанмый, инициатива күрсәтми. Чиновникларны инде әйткән дә юк. Зыялыларда да бар андый чир.
Хыяллануны тәмамлап, тагын шуны әйтәсе килә: туксанынчы еллардагы кебек кискен, революцион милли яңарышка бүген өмет тотып булмый. Ул вакыттагы шартлар, мөмкинлекләр юк. Ләкин Мәскәү соңгы араларда авызлыкны бушайтырга кирәклеген аңлады. Бигрәк тә сайлаулардан соң килеп чыккан «кечкенә революцияләр» тәэсирендә. Алда күпмедер «җепшеклек» көтелә. Шунлыктан халкыбызның милли аң дәрәҗәсен елның-елына, баскычлап, акрынлык белән булса да, өскәрәк күтәрү, милләтне наданлыктан аралауның нәтиҗәле, өзлексез эшләүче юлларын табып, шул механизмны хутка җибәрәсе иде. Безгә ипле үсеш, яңарыш китерәчәк, милли хәвефсезлек тәэмин итәчәк ул даими «комитет»ның максатын һәм бурычларын шунда күрәм мин. Бу эштә барысыннан да көчлерәк, үтемлерәк корал ул – телевидение. ТНВ каналын милләт исәнлеге сагына куя алсак, ул беренче олы җиңүебез булыр иде. Милли мәгърифәт өчен көрәштә дә без отарга тиеш. Оттырсак, бетү юлында тагын бер олы адым атлаган булабыз.
Хыяллар димәктән, алар бөтенләй буш фантазия, мәңге эшкә ашмаслык түгел икәнен чамалыйсыздыр. Хыяллар – планга, планнар гамәлләргә әйләнсен иде диясе килә…
Эшкә ашмаслык түгел дисәм дә, шикләнмичә дә булдыра алмыйм. Алда саналган зыялыларыбыз бер фикергә килә, бер якка карый алырлармы дип хыялларда да хафаланам. Татарның иң начар чире тагын рецидив бирмәсә, «мең җирдә мең учак пыскымаса» иде дим…
Зыялылар һәм хакимият
Чын, башбирмәс зыялылар белән хакимияттәгеләр, үзсүзле хакимнәр арасындагы гомер-гомерләргә килгән мөнәсәбәтләр катлаулылыгы да бар бит әле. Туксанынчы елларда хакимнәр белән зыялылар бер мәсләктә булганда, нинди матур нәтиҗәләргә ирешә башлаган идек югыйсә. Шул искә төшсә, шагыйрь сүзләре белән «их, булса иде ирек» дип уйлап куясың.
Әйе, хөр, ирекле җәмгыятьләрдә зыялылар сүзе хакимияткә барып җитмичә калмыйдыр. Ул җәмгыятьләрдә уңай кайтавазга, эшлекле реакциягә дә өмет тотарга буладыр. Тик без Русия дигән ошбу илдә демократиянең бер читен, чагылышын гына күреп калдык. Иртәгәбезне дә өметле дип әйтү читенрәк. Ә хөрлек булмаганда, хакимнәрнең һәм хакимияттәгеләрнең ниндилеген, аларның фикерле вә намуслы милләтче интеллигентка, алар белән бергә милләткә, халыкка да ничек каравын, ниләр кылануын бик аңлатып торырга кирәкмидер дә. Чөнки гамәлләренә караганда, алар эчтән генә түгел, тыштан да безгә, азчылык халыкларга, Крылов Бүресенең Куянга әйткән сүзләрен һәрчак кабатлыйлар бит: «Минем тамагым ач булганга гына да гаепле ич син!» Ягъни, аз санлы булганга, титул милләт булмаганга гаепле сез. Русия хөкүмәтенең нияте ачык – бер милләт, бер дин, бер мәдәният, ягъни унитар дәүләт булдыру. Моны алар яшермиләр дә. Алар «Аргументы и факты» дигән атналык газета аналитигы, зыясыз «зыялы» В. Костиков сүзләре белән: «Ни өчен татар һаман татарча, бурят бурятча сөйләшә?» – дип, гел аптырап торалар. Америкага карап, аларның Русия Кушма Штатлары төзиселәре килә. Аларның үзләре мөкиббән киткән АКШның килмешәкләр ватаны икәнен дә, ә бездәге милләтләрнең гомер-гомергә үз тарихи җирләрендә яшәгәннәрен дә аңлыйсылары да, исәпкә аласылары да килми. «Өлкән туганның» зыялылары, билгеле кешеләре арасында да, әйткәнемчә, азчылык халыкларны яклаучылары күренмәде диярлек. Үзебезнең берничә бөртек зыялыбызның тавышы анда барып җитә алмый. Җитсә дә, Мәскәүдә ишетмәячәкләр, мыекларын да селкетмәячәкләр. Ишетсеннәр дисәк, бары ике генә юлны истә тотарга кирәктер: йә таләпләрне язып, алар ишетерлек итеп шаулап алу, йә үз хакимиятебез аша йогынты ясарга тырышу. Тагын шул әлеге дә баягы хакимият инде.
Урындагы хакимият милли моң-зарларыбызны, сирәк чаң сугуларны ишеткәли, әлбәттә. Әмма аның да һушы бик китми. Кайчакларда «Эт өрә, кәрван бара» принцибында тора. Болгар номерларын саклап калып булмый идеме әллә? Ә милли мәгарифне зурдан кубып якламаска хакимияткә кем комачаулый? Юк шул, «тегеләр» билгеләп куйгач, милләт ягына, аның проблемаларына бер карасалар, Мәскәү ягына биш карап алалар шул.
Читать дальше