Сандамы икән хикмәт?
Кайберәүләр без җиде миллион дип мактанырга яратсалар да, бу – арттыру, әлбәттә. Без күпкә азрак. Татарлыктан җәяү качканнар, бер авыз сүз татарча белмәгәннәр, татар моңнарын тыңлаганда, күз яшьләрен сөртмәгәннәр безнекеләр түгел инде. Азмы-күпме татар җанлылыкны, телне, гореф-гадәтләрне саклаганнарны санасаң, ике-өч миллион чыгар идеме икән? Тик хикмәт санда түгел, сыйфатта. Сыйфат булмау санга суга, санны билгели бит. Сыйфатлы милләт булсак, без санлы да, данлы да булыр идек, шәт.
Тик күләмне, санны да гел кирәксез әйбер дип булмый торгандыр. Инглизләр, алманнар, французлар, испаннар кебек бар дөньяга йогынтылы олы милләт булып яшәү күпкә җиңелрәк. Милләтләргә генә түгел, табигатьтә дә зурларга яшәү күпкә кулай. Аларга тимиләр, аларны кыерсытмыйлар. Киресенчә, зурлар үзләре кечеләрне тотып ашый. Бүгенге дөньяви милли сәясәт тә шуннан бик азга гына кайтыш. Кече милләтләрне шушы егерме беренче гасырда да «ашый» торалар. Бигрәк тә үз яшәү пространстволары булмаганнарны. Хөрлек, ирекне алга сөрмәгән дәүләтләрдә җан асраганнарны. Күбрәк элеккеге дәверләргә хас ачыктан-ачык юк итү, төрле геноцидлар булмаганда да ассимиляция дигән нәрсә кала килә. Глобализация дигән шаукым, авторитаризм басымы, шовинизм аны тизләштерә торалар.
Дәүләткә ия илләрнең, хәтта бик зур булмаганнарының да, борчу-мәшәкатьләре, проблемалары, ким дигәндә, бергә аз – үзләрен ничек саклап калырга дип, зурдан кубып баш ватасылары юк. Зыялылары да андый кайгыдан азат.
Безне буйсындырган рус милләтенең көче, потенциалы – күп гасырлар буе үз дәүләтчелеге, үз территориясе булуда, күп санлылыгында. Чималга бай территориясендә. Һәм шуның белән шул, бетте дә. Аларның унтугызынчы гасырдагы бөек әдәбиятлары белән чагыштырганда, хәзер аеруча күтәренке рух егәре, бердәмлек, милләткә, мәдәнияткә олы мәхәббәт, бөеклек турында сүзне бик алып бармаска да була, миңа калса. Русның чын зыялылары, затлы шәхесләре бүгенгесе көнне шактый аз. Юрий Шевчук кебек курыкмыйча, турыдан ярып, Путинның үзенә «Кайчан ирек булачак?» дип сорау бирүчеләр, Угаров кебек «Театр. doc» куючылар, илдәге бүгенге чиктән ашкан гаделсезлекләрне йөрәге аша уздыручы, күркәм фильмнар авторы Станислав Говорухин кебекләр, башка шундый азмы-күпме фидакярлеккә, батырлыкка тартымнар 100–120 миллионнан артып киткән милләт өчен бик аз. Ә инде безнең, милли азчылык халыкларның хәленә кереп, аларны яклап чыккан рус зыялыларын мин бөтенләй диярлек белмим. Бер Юрий Афанасьев бар иде, хәзер ул да күренми. Безгә андый хәерхаһка бик исәп тотарга да кирәкмидер. Чөнки алар өчен «спасение утопающих – дело рук самих утопающих» кына булмады, «батарга» да һәрвакыт ярдәм итеп килделәр. Эне, сеңелләрен батыручы «абый» кем була соң инде ул, дип сорыйсы килә кайчак. Һәм ничек аны ихтирам итмәк кирәк?
Русиядәге чын зыялыларга булган бүгенге кытлыкны илдәге сәяси тыюлар, сүз ирексезлеге, авторитарлылык белән күпмедер аңлатырга буладыр, әлбәттә. Ләкин чын зыялы, – кем әйтмешли, ул инде Африкада да зыялы. Олы эшләргә сәләтлеләрен, диссидент дәрәҗәсендәгеләрне әйтүем. Шулай дисәк тә, аларның якын үткәндә генә яшәп алган, тоталитар системаны җимерүгә ифрат та зур өлеш керткән А. Солженицын кебек кыя-затлары булды. Таланты белән дә, рух ныклыгы, үҗәтлеге ягыннан да руска гына түгел, татар зыялыларына да үрнәк булырлык Солженицынның бурычлары, максаты башкарак иде – сталинизмның явызлыкларын бөтен дөньяга фаш итү. Аңа милләт исәнлеге, бәйсезлеге өчен зурдан кубып көрәшәсе булмады. Гәрчә, Русиягә кире әйләнеп кайткач, «Сбережение русского народа» дигән милли идея тәкъдим итеп маташса да. Илдәге башка милләтләр язмышына бармак ашарак каравы аның бөеклеген безнең алда шактый түбәнәйтте, әлбәттә. Ләкин Солженицын барыбер егерменче гасырдагы ирек, хөрлек буылган караңгы, авыр елларда рус халкы тудырган бердәнбер дип әйтерлек чын зыялы, биек кыяташ булып калды.
Әле тагын Лихачёв, Сахаровлар, алда искә алынган Афанасьевлар, башкалар булды. Соңгыларын (Сахаровтан кала), әлбәттә, хәбәрдарлык шаукымы, иреккә юл ачу, авызлык салдыру тудырды. Авызлар яңадан томаланып, хөрлек тагын кысылгач, андыйлар тумый башлады. Бүген Русия милли-сәяси офыгында милләт намусы, хөрлек байрагы булырдай кешеләр, чын демократия, рух өчен корсакларын, тиреләрен аямыйча көрәшүчеләр күренми дисәк, хакыйкатькә хилафлык булмас төсле. Павел Чухрай дигән кинорежиссёр моңа үз аңлатмасын бирә. «Реформалар дигән булып, шулар белән мавыгып, без интеллигенцияне югалттык», – ди ул. «Нефть энәсе» дә үз чиратында барыбыздан да кулланучылар ясады. «Икмәк һәм тамаша». Кибетләр һәм телевизор әлегә моңа мөмкинлек тудырып тора. Ә яшәвебез кәкре көзгеләр арасында. Демократия дә, хокук саклау органнары белән бергә суд системасы да, профсоюзлар да бар сыман. Коррупция белән дә аяусыз көрәш бара. Тик боларның барысына кем генә ышаныр икән? Җәмгыять үз-үзенә, картларына, балаларына да битараф. Ә җәмгыятьтә намус уятырга тиешле кешеләр кастасы – зыялылар – бүген аз.
Читать дальше