Сүз башы урман иде бит әле. Урманга беренче баруымны хәтерлим: дүрт яшьләрдә булганмындыр. Аңарчы урман безнең басу түрендә могҗизалы стена, серле әкият булып торды. Ул басу түренең бер почмагыннан башланып, ике чакрым ераклыкта ярым боҗра ясап, авылны әйләнеп уза. Офыктагы урман өсте теш-теш булып күренгәнлектән, бала вакытта мин аны безнең басу түренә сырты белән салынган мәһабәт пычкы дип белә идем. Менә, ниһаять, шул сихри дөньяның бер почмагына алып кереп мине бастырдылар. Күзгә ташланган иң беренче нәрсә күч-күч булып утырган абагалар иде. Болар иксез-чиксез, болар серле дә, куркыныч та иде. Аннан миңа карт имән ботагында утырган бер кошны күрсәттеләр. Ул, ахрысы, миннән бик аз гына кечкенәрәк иде. Мәче башлы ябалак. Аның бите миңа кеше бите булып күренде. Безнең урамда әллә ничә карчыкның, бер-ике картның бите нәкъ шундый. Ботак сыныклары ыргытып аны куркыттылар. Саргылт-соры иләмсез канатларын җәеп ботактан күтәрелгәндә, минем өскә җил бәрде. Ул салмак очып эчкәрәк кереп китте. Ул көнне безнең урманда бөтен кошлар сайрый иде. Агачлар арасыннан, күктән музыка ява, бөтен нәрсә зыңгылдап, яңгырап, шатланып тантана итә иде. Ахырдан, берничә еллар узгач, мин «уфалла» арбасы белән бу урманнан утын ташыдым. Абагалар беткән, мәче башлы ябалаклар да күренми иде. 1947 елда Ашхабадта җир тетрәде. Шунда безнең урманга леспромхоз килде һәм бездән агач озаттылар. «Ашхабадны торгызыр өчен» – урман кисүчеләрнең лозунгысы шушы иде. Леспромхозның шунысы ярый, күпме киссә, шуның кадәр утыртып китә. Әмма соңгы елларда аерым кешеләр кулына «Дружба» пычкысы килеп керде. «Дуслык» пычкысы урман өчен зур дошман булып чыкты. Урман сирәгәйде, анда киек-кошлар бетте. 1933 елларда исә әле анда тилгәннәр, урман тавыклары, төлке, куян, бүре, ябалаклар, күке, тукран һ.б. җан ияләре тулып ята иде. Торна елгасы дигән урынында язын торналар туктап бала чыгара иде. Урманнан бөркет килү үзе зур вакыйга була иде. Бөркет, гадәттә, җәйге иртәдә, кешеләр йокыдан торганчы ук авылга килә. Ул ындыр арты тирәсендәге берәр багана башына, узган елдан калган кибән, эскерт өстенә, әвеслек, абзар түбәсенә утыра. Кешеләр аны күрмиләр, әмма каралты-кураны ачып кош-кортны чыгарсаң, кош-корт шунда ук борчыла, курку авазлары сала. Авылга килгән бөркетне авылның бөтен кошлары сизә.
Бүрене дә шулай. Бүре көзге томанлы төннәрдә, язгы иртәләрдә килүчән. Авылда шундый кичләр була: бөтен дөньяны дымлы томан чорнаган, йорт тәрәзәләреннән анда-санда гына кечкенә саргылт утлар күренә, дөнья тын, куркыныч! Җир шары шушы билгесез томан эчендә әкрен генә, тигез генә шаулап әйләнә сыман, син аның әйләнгәнен тоясың. Менә шул вакытта авыл читендә кинәт кенә бер эт елап өрә башлый, авыл җанлана, эт тавышына башкалары да кушылып, бөтен авылда «эт концерты» башлана. Йортларның ишекләре шыгырдап ачыла, кешеләр абзар-кураны бер әйләнеп керәләр, абзарда сыер авыр гына мышнап ала, фонарь яктысында сарыкларның күзе гәрәбә булып яна, алар куркышып, тыбырдашып, берсен берсе бәреп, абзар стенасына сырышалар. Ә эт елый-елый баскыч астына кереп китә, әйтерсең ул хуҗасыннан сорый:
– Йоклама, йоклама, бүре килде, авылда бүре бар! Монда керсә, иң беренче мине алачак ул, мине сакла, мин сине саклармын!
Безнең авылда исә этләр бик сизгер. Урманлы җирдә шунсыз мөмкин түгел. Бер этне хәтерлим: абзарда сарык бәтиләгәнен дә сизә һәм, чоланга килеп, өреп хуҗаларны уята иде. Ул хуҗалыкта беркайчан да январь, февраль бәтиләре өшеп үлмәделәр.
Бүре шулай бөтен авылны дер селкетә дә китә. Киткән була. Этләр, бичара, бик зур эш эшләдек дип бер-берсенә соңгы сәлам биреп алалар да йокыга яталар. Әмма бүре басу түрендә төн уздыра да соры томанлы юеш иртәдә әвеслек тирәсенә килеп чыга. Анда иртәрәк чыккан каз-үрдәк, кичтән адашып кунган сарык-фәлән булмый калмый. Кайвакыт ат саклаучы малайлар әсәрешеп-куркынып, ат чабып авылга кайталар.
– Фәлән атның арт санын бүре умырган!
– Фәлән тайны бүре алмакчы булган, атлар урап алып кына саклаганнар!
Мондый сүзләр еш ишетелә иде.
Безнең бабаларыбызның мәҗүсилек заманында бүре культына табынган булу ихтималын фольклорчылар еш әйтәләр. Шулайдыр, шулай булгандыр. Бүредән курку белән бергә халык күңеленең бик тирән төбендә бу хайванга курку катыш яшерен ихтирам, олылау хисе ятканын белмибезмени?
– Кичә төнлә бүре килгән, – дип, иртәгесен сөйләнгән хәбәр шом катыш серлелек, зурлык, әһәмиятлелек белән йорттан йортка йөри иде. Бүре килгән… Әйтерсең кабереннән торып борынгы баба, изге ата килеп киткән, ә без берни белмичә йоклап ятканбыз. Мондый шомлы ихтирамны мин Обь буендагы бер татар авылында аюга карата сиздем: аю төнлә тайгадан чыккан да авылга килеп берәүнең бурабзар ишеген вата башлаган. Көче җитмәгәч, китеп барган. Иртәгесен бу хәбәр йорттан йортка тапшырылды, урам почмакларында сөйләшеп торулар, капка төпләрендә аз сүз белән фикер алышулар булды.
Читать дальше