Ул инде үзен эчкече итеп таныткан, шуңа да аңа дәрәҗәле ир-атлар да, власть әһелләре дә бераз шикләнеп карый, язган әсәрләрен дә, күбесенчә, гаеп табып булмасмы дип кенә кулына алалар иде. Шулай дип тотыналар да, үзләре дә сизмәстән, мавыгып укый башлыйлар, ахыргача укып бетәләр, авторның үзе кебек уйларга, тормышка аныңча карарга мәҗбүр булалар һәм шуңа чиксез ачулары килә иде. Әлбәттә, китапның соңгы битен ябып беркадәр вакыт үткәннән соң, алар кабат үз хәленә кайта, ләкин беркадәр вакытка гына үзләрен шушы бәндә белән фикердәш итеп тоюлары, аның дөньясы белән яшәргә мәҗбүр булулары өчен чиксез ачулары чыга, үзләренең җиңелүен (бер мизгелгә генә булса да) танудан язучыны дошман итеп күрәләр, язучыга булган карашлары илбашына юнәлә, аны китап кортларына ирек бирүе өчен, әле булса гафү итәлмиләр иде.
Язучы да моны белә иде.
Тик ул дәшми, дөньяда бернәрсә дә үзгәрмәгән кебек гомер итә иде. Һәрхәлдә, бу тыштан шулай тоела, ә асылда…
Якында гына милиция машинасының сирена тавышы ишетелде. Язучы тертләп китте.
Подъездга җиткәнче беркем дә килеп бәйләнмәде.
Фатирда кыңгырау шалтырау белән, өйдә давыл купты. Малайларының «әти кайтты!» дип шатланып кычкырганы, дөп тә дөп килеп ишек ачарга йөгергәне ишетелде. Ләкин әниләре аларны тиз тотты: «Җитте!» – дип бер генә кычкырды да барсы да тынып калды. Ишек тә ипләп кенә ачылды.
Ишек ачылуга, малайлары бер нинди тавыш-тынсыз гына аның куенына сарылды. Өлкәне биленнән кочаклап алды, кечесе ботыннан. Әниләре муенына асылынды.
– Кайттыңмы, җаным?! Мин сине шундый сагындым! Мин яратам сине!.. – дип пышылдады хатыны.
– Әти!.. Әти!.. – дип пышылдады малайлары,– Әти, без дә сине яратабыз… Без дә сагындык…Әти… Әти…
Язучы аларның барсын да шул хәлдә өй эченә алып керде дә ишекне ябарга ашыкты. Хатыны шикле караш белән иренә төбәлде.
– Юк, барсы да яхшы…
Хатын елмайды…
Бәхетле елмаеп ул ирен кочаклады.
– Мин синеке… Мин яратам сине…
Әниләренең пышылдавын хуплагандай, малайлары язучыны кысып-кысып кочаклап алды.
– Мәктәпкә соңламагыз, – диде язучы корырак булырга трышып, – Кешеләр күптән китте инде.
Шунда гына малайларының аркасындагы мәктәп сумкасын күреп алды да елмаеп куйды.
– Ярый, улларым… Күрешкәнчегә кадәр…
Малайлар горур елмаешып чыгып китте.
Язучы аларның артыннан карап, үзенең һаман исән булуына сөенеп калды. Ул да горур һәм бәхетле иде.
– Миңа да эшкә китәргә вакыт, – диде хатыны, күзләрен яшереп, – Кызганыч, синең белән булалмыйм инде… Кайткач, яме…
– Мин әле кайтып җитмәдем… – Язучыга да уңайсыз иде бугай, – Әле болай… үтеп барышлый гына…
Хатын аңа сәер караш ташлап алды.
– Кызганыч…
– Беләм…
– Син бернәрсә дә белмисең…
– Беләм инде…
Иренең наз тулы карашыннан хатын аның, чынлап та, бернәрсә дә белмәвен аңлады.
– Язганнарыңны дискка күчер дә миңа бир, – диде ул үтенечле тавыш белән, һәм үзенең ярамаган нәрсә ычкындырганын сизеп өстәп куйды, – Болай гына… Я җуярсың…
Язучы аңа сораулы караш ташлады.
– Җаным минем!..—диде хатын, мөлдерәмә күзләрен аңа төбәп, – Бердәнберем…
– Тагы мени?!.
– Тагы.
– Ярый.
Язучы компьютердагы язмаларны дискка күчереп алды да хатынына тапшырды.
– Җуй! – диде хатыны.
– Юк!
– Җуй!!!
– Ник?!
– Шулай кирәк!
Язучы шулай кирәген белә иде, әлбәттә. Тик аңа үз эше бик тә кызганыч иде. Ул тирән сагыш белән язмаларына күз салды да җую төймәсенә басты. Ничә көннәр буена интегеп эшләгәне секунд эчендә юкка чыкты. Аңа авыр иде.
– Гафу ит, җаным, —диде хатын, барсы өчен дә үзе гаепле сыман, – Гафу ит…
– Ярый.
– Сау бул.
– Исән кайт.
Хатын эшкә китте.
Язучы компьютерга утырды.
Аңа авыр иде.
Әле генә кичергәне җанына хәсрәт өстәсә дә, өметләреңне өзеп бар дөньясына кул селтәрлек бер күренеш булса да, ул бу хакта уйламады.
Ул теге малай турында уйлады.
«Сагындым… Кайт инде… – дип пышылдады ул, үзе дә бер малай кеше сыман, – Сагындым бит, әти… Кайт инде…»
Аның да әтисе кайта алмый иде.
Әтисен ул бик сагына иде.
Аны кайтарырга тели иде.
Һәм…
… аның кайта алмавына сөенә дә иде.
Ишек тукылдаттылар.
Ул бер мәлгә катып калды.
Тагын, бу юлы инде көчлерәк итеп шакыдылар.
Ул торып басты.
Ишеккә юнәлде.
Тынып торды.
«Ачыгыз! Фикер милициясе!»—дигән тавыш ишетелде тыштан. Ул компьютерына карап алды. Ярамаган нәрсә юк иде. Инде юк иде. Кире килеп аяк астында яткан сыра банкасын ачты, комсызланып бер уртлады, түшләренә сибеп алды. Ишеккә юнәлде.
Читать дальше