Менә беркөнне кияү егет, затлы бүләген дә алып, кәләше янына килгәндә, күрше капка төбендә сукыр егетне очрата. Авылдашлар бит инде, бер-берсен яхшы беләләр.
– Гүзәлкәйгә мин дә бәхет телим, – ди курайчы. – Шул теләгемә кушып, менә бу гөлне тапшырчы үзенә.
Гаҗәеп матур гөл була, ди ул. Уч төбедәй яшел яфраклар уртасында уттай янган кып-кызыл чәчәкләр! Авылда андыйны моңарчы беркем күрмәгән. Сукыр егет аны ничек үстерә алган, диген? Әманәтне үтәргә кирәк, тапшыра егет кәләшенә гөлне. Гүзәлкәйнең йөзе тагын да нурланып китә, чәчәк таҗларына шатлык яшьләре тама.
– Кичер мине, – ди ул киявенә. – Син үз бәхетеңне миннән башка да табарсың әле. Мин… гөл бүләк иткән егетне ялгыз калдыра алмыйм… Минем брошкам әнә шул гөлнең күчермәсе була инде, кызым…
…Серле әкиятләр сөйләүче дәү әнисе дә, аның берсеннән-берсе затлы брошкалары да сугыш вакытында бөтенләйгә юкка чыкты. Блокада өзелгәч, сөяк белән тирегә генә калган Назифә туталары Казанга, Гөлбүләкләргә кайтып егылды. Бик озаклап тернәкләнде шуннан соң.
Еллар үткәч тә, сугыш вакытын, блокаданы искә төшерсә еламыйча калмый иде. Назифә апалары Ленинградтан, туган йортыннан берни алып кайтмады. Бомба төшеп, йортлары, андагы бай китапханәләре дә янган иде. Кайбер кадерле бизәнү әйберләрен – брошкаларын да – ниндидер таныш сәүдәгәргә ипигә алмаштырганнарын сөйләде.
– И-и, мин сезне көттереп зарыктырдым инде, – дип гөрләп, залга якты йөзле хуҗабикә килеп керде. – Әйдәгез, әйдәгез, ризыктан җитешегез әле!
Аның өстендә аллы-гөлле крепдешин күлмәк, ә күлмәк изүендә… зөбәрҗәт яфраклы, якут чәчәкле брошка яна. Гөлбүләк исемле брошка яна иде!
Гөлбүләк ханымның күз аллары караңгыланып китте, теле кибеп аңкавына ябышты. Авып төшмәс өчен, чытырдап урындыгына тотынды да:
– Су бирегезче… – дип пышылдады.
1999
Маһирә, гадәтенчә, көтү кайтыр алдыннан, сыерына азык хәстәрләп йөри иде. Сауганда, алдына куярга кирәк бит. Күршеләре Гөлбикә әнә сыерын тышаулап азаплана. Алдына азык куйсаң, шылт та итми инде сыер югыйсә. Күшәвен белә. Шуның ише көндәлек уйлары белән «җитәкләшеп», Маһирә «аяк очы»ннан – бәрәңге бакчасы артындагы печәнлектән – бер кочак ат кузгалагы йолкып менде. Ул арада урам якның җил капкасы ачылып китте дә керүченең сөенечле тавышы яңгырады:
– Әнкәй, исәнме-е!
– Сөбханалла! Кайттыгызмыни? Хәбәр иткән булсагыз, каршы алмас идемме? – Әни кеше кочагындагы ат кузгалагын абзар янындагы ялгашка гөрселдәтеп бушатты да килене Нәфисә, оныклары Фәнис, Әнисә каршына йөгерде.
– И-и, шулай мәшәкатьләп торабызмы? Көтмәгәндә кайтып керү кызыграк бит.
Көтмәгәндә, көтмәгәндә… Көтмиме соң инде Маһирә. Җәйгә чыгуга ук, бүген-иртәгә кайтып керерләр дип, олы юлдан күзен алмый ул.
Фәнис белән Әнисәгә олыларның шулай сүз алышып торуы әллә бар, әллә юк. «Әбекәй, сине шундый сагындык!» – дип, ике ягыннан кочагына сарылдылар.
Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «ЛитРес».
Прочитайте эту книгу целиком, на ЛитРес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.
Насырын сындыру – күңелен төшерү.