– Минем шундый исемле китабым кайда, аны кем алды? – дип таптыра һәм урынына куя иде.
Боларның барысын шулай күңелдән белгәненә аптырап, мин әтисе янына кердем.
– Син аны махсус өйрәтмәдеңме? – дип сорады Галимҗан.
– Юк, – дидем мин.
Аны һичкем махсус өйрәтеп утырмый, ул үзлегеннән шулай өйрәнә икән.
Дүрт-биш айдан Рөстәм авырый башлады. Ул бик сәер йөткерә, бугазы кысыла кебек иде. Өченче көнне буыла ук башлады. Мин курыктым. Галимҗанны уятып, хәлне аңлаттым да, баланы күтәреп, больницага чаптым. Бала бик авыр итеп сулый. «Ни өчен миңа ярдәм итмисең?» дигән төсле, күзләремә тилмереп карый. Тиз арада хирург килде. Рөстәмгә операция ясадылар. Аннан безне йогышлы авырулар больницасына озаттылар. Ул төнлә тыныч йоклады. Иртән елмаеп уянды. «Ашыйсым килә», – дип, күмәч сорап алды. Үткер тешләре белән кытырдатып ашый башлады. Ул арада палатага табиблар килеп керде. Баланың ашаганына сөенеп карап тора башладылар, әмма кинәт аның йөзе җитдиләнеп китте. «Ни булды икән?» – дип, мин балага текәлдем. Аның күзләре йомылып, күз төпләре күләгәләнеп баралар. Йөрәгемне курку басты. Мин:
– Рөстәм! – дип кычкырып, аның караваты янына чүктем һәм кулларына үрелдем.
Табибларның берсе:
– Эндәшмәгез, ярамый, – дип, минем кулларымны тартып алды.
Кемдер:
– Йөрәк параличы! – дип куйды.
Рөстәм 1931 елның 21 мартында үлде. Дөньяда нибары дүрт ел да дүрт ай ярым яшәде.
Рөстәмне күмү шул ук көннеме яисә икенче, өченче көннеме булды – анысын бүгенгәчә ачык хәтерләмим, чөнки ул көннәрне минем акылым томан эчендә иде. Рөстәмне ничек кабергә төшерүләрен дә белмим. Тик шул истә: Галимҗан бу авыр көннәрдә аяк өстендә йөрде. Вакыт-вакыт таягына ике кулы белән таянып, әйткән сүзне ишетмичә, таш кебек катып калган мизгелләре дә булды. Йөзе каралып көйде, күзләренең нуры сүнде, ләкин бер тамчы күз яше түкмәде.
Бердәнбер баласы үлгәч тә, күзеннән яшь чыкмавы Галимҗанның каты күңеллелегеннән түгел иде, билгеле. Киресенчә, ул бик нечкә, сизгер күңелле, миһербанлы кеше иде. Көрәш белән, каты эш белән үткән тормышы аны тотнаклы итеп тәрбияләгән, үз-үзен тыярга өйрәткән, рухын ныгыткан. Язмышның мәрхәмәтсез, мәгънәсез һөҗүмнәренә ул бирешмәскә тырыша. Авыруы белән көрәшер өчен генә дә аңа никадәр рухи көч кирәк! Бу авыруны ул табиблар язып биргән дарулар белән генә түгел, ә дәвалануына зарар китерә торган бөтен нәрсәдән үзен тыя белүе белән дә җиңә иде.
1
Мин унбер яшьләрдә булганмындыр, яңа гына укудан кайткан идем.
– Балам, бар, китер әле миңа шаһәдәтнамәңне! – диде әни миңа.
Мин моны сабырсызлык белән көтә идем. Урынымнан ничек сикереп торганымны белмим. Аягым җиргә тияр-тимәстән чабып, язу өстәленә килдем. Анда китаплар, дәфтәрләр ята, шулар өстендә алтын белән язылган кыйммәтле кәгазь ялтырый иде. Мин моны тиз генә эләктердем дә, зур көрәштә җиңгән батырның алган бүләге сыман тотып, әнигә китердем.
Бу минем күптән түгел алган мәктәп шаһәдәтнамәм иде.
Шаһәдәтнамә кулыма кергәннән бирле, мин аны мең тапкыр укыган, анда ни барын яттан ук өйрәнгән идем. Шулай булса да, никтер аны әни авызыннан ишетәсе килә, анамның аны укыганын тыңлыйсым килә иде.
«Ни дисең, әни, ярыймы?» дигән бер караш белән аның күзләренә текәлдем. Җавап көтәм. Ул берничә кат салмак кына күз йөртеп чыкты да миңа ишетелерлек итеп «биш, биш ярым» дип укып китте.
Эчемнән бер нәрсә, бер көчле ялкын, кайнап, бугазыма, битемә таба килә. Әни моны белде, ахры. Арык, талган кулларының, аркамнан сөеп, җылы вә мәхәббәтле кочакка алганын, нәкъ йөрәгенең өстенә кысылганымны әле дә бик ачык хәтерлим. Һәр хәрефе эчке бер теләк, мәхәббәт вә изге уй белән тулган «Рәхмәт, балам, рәхмәт, күз нурым, бәгырем… тырышкансың» дигән сүзләре әле дә колагымда тора кебек тоям. Шул сүзләрдән соң әнинең күземнән, маңгаемнан үбүен кабергә кергәнче оныта алмаслык бер тойгы белән каршы алганлыгымны хәзер дә исемдә саклыйм.
Шуннан соң арада рәхәт вә тәмле бер тынлык туды.
Артык сүз, артык рәхмәт ишетмәдем. Ләкин өмет вә мәхәббәт белән тулган ул өлкән, матур вә тирән мәгънәле күзләрдә төшәргә калтырашып торган эре бөртекле яшьләр ялтырый, алар ничаклы яшерелергә теләнсә дә, ирекле-ирексез керфек очына килеп, берәм-берәм саргылт йөздән тәгәриләр иде.
Боларның нидән вә ни өчен килгәнен мием белмәсә дә, эчем сизә иде. Йөрәкнең әллә кай җирләреннән кайнап чыккан бу яшьләргә эремәскә көчем җитмәде. Белмим, нидәндер күңелем йомшарды. Күзләрем яшәреп, яңак буйларым чылана башлады.
Читать дальше