Мондый тойгылар һәр операциядән соң диярлек барлыкка килә. Бер карасаң, өйрәнергә, күнегергә дә вакыт кебек. Тик күнегеп булмый. Кайчагында үзеңне кешенең газапларын озайтучы садист кебек хис итәсең. Ә мондый мизгелләр күбәеп китсә, стресслар тирәнәя, күңел яралары актарыла… Мәгънәсез эш белән шөгыльләнүче кебек күренә башлыйсың. Кайчагында үкенеп тә куясың, ник бу һөнәрне сайладым икән, дисең. Ник бу һөнәрне сайладым икән?..
Зифа Саматовна үзенең ни өчен шушы һөнәрне сайлавын яхшы белә иде. Һәм бу хакта искә төшерү аны һәрвакыт сабый чагының бер мизгеленә алып китә. Прихожий идәнендәге кан диңгезендә яткан әти-әнисе… Пистолет Тоткан Егет…
Операция тәмамланып, пациентны реанимация бүлмәсенә алып китәр алдыннан Зифа Саматовна аның йөзенә тагын бер кат озак кына карап торды. Һәм иреннәрен кысып баш кагып куйды. Шул.
– Танышыгызмы әллә? – дип сорады шәфкать туташы, аның киемнәрен салдырырга ярдәм итеп, – Аякка басачак, ныклы кешегә охшаган.
Зифа аңа нәфрәт тулы күзләрен төбәде. Тик берни дә дәшмәде. Хәле юк иде.
– Гафу итегез, – дип акланды шәфкать туташы.
Тик Зифа Саматовна аны ишетмәде. "Мин әле генә үземне ятим иткән кешене үлемнән алып калдым, – дип уйлады ул, – Үлемнән сакладым. Һәм мин аның калган гомерен тамугка әйләндерә алам…"
5
Төшке аштан чыгу белән пациент янына керде. Йоклый әле, дөньялыкта эше юк. Аңына килгәнче ике-өч тәүлек үтәр. Сулышы тигезләнгән, димәк, баш миенә кан килә башлаган. Мускулларының ирексездән тартышып-тартышып алуы да сизелми. Бер хәрәкәтсез ята.
Шәфкать туташының читкәрәк китүеннән файдаланып, Зифа кислород битлеген алып торды да аның йөзен фотога төшерде. Сулып, агарыныбрак калса да пациентның йөзендә таныш чалымнар күзгә бәрелеп тора. Бу бәндәнең Пистолет Тоткан Егет икәненә тамчы да шикләнмәде. Шулай да ныклы дәлилләр табарга кирәк иде. Соңыннан, эш узгач, ялгышуыңны аңлап газапланырлык булмасын.
Бүлмәсенә атлаганда таныш компьютерчының телефонын җыйды. Трубканы шундук алдылар.
– Альберт, сиңа йомыш бар, – диде ул саулык та сорашып тормастан, – Хәзер берничә фото җибәрәм. Шуларның бер үк кешеме түгелме икәнен ачыкларга кирәк. Син бит ниндидер анализлар нәтиҗәсендә моны эшләп була дигән идең. Буламы? Яхшы. Җибәрәм, алайса.
Зифа елмайгандай итте. Уйлап карасаң, һөнәре ул кадәр үк начар түгел аның. Дөнья булгач, төрле кешеләр бәлагә юлыга бит инде. Чир-чордан беркем дә азат түгел. Зифа шуларга ярдәм күрсәтә, гариплектән, кайчагында үлемнән дә аралап кала. Һәм күпләре аның үзенең дә кадерен беләләр. Кайчан гына мөрәҗәгать итсә дә ярдәмгә ашкынып торалар. Нинди генә өлкәдә йомышы төшсә дә гозерен үтәрлек кешеләре бар.
Ишек төбендә полиция тикшерүчесе көтеп тора иде. Ул таң алдыннан килеп, медицина тикшерүләренең нәтиҗәсен алып киткән инде. Операциядән чыккач хәбәр иттеләр моны Зифага, төштән соң тагын киләчәген әйткән. Тик доктор моны шулай тиз булыр дип уйламаган иде.
– Зифа Саматовна, пациентыгыз белән сөйләшү мөмкинлеге юкмы әле? – диде ул исәнлек-саулык сорашкач һәм врачның баш чайкавын күреп дәвам итте, – Янына килгән, хәлен белешкән кешеләр булмадымы?
– Юк, беркем дә.
– Бернинди яңалыгыгыз да юк, димәк? – тикшерүче көрсенгәндәй итте.
– Яңалык? – Зифа Саматовна иңнәрен сикертеп куйды, – Сул яктан арттан киң һәм каты нәрсә белән сукканнар. Баш сөяге бер урыннан сынган, берничә җирдән чатнаган. Миенең кан сауган өлешләре күп. Боларны сез иртәнге тикшерү нәтиҗәләре буенча беләсездер инде. Ә яңалык булырлыгы…
Юк, моны әлегә әйтергә ярамый иде бугай. Беркадәр икеләнеп торды да дәвам итте:
– Мин әлегә операция нәтиҗәләренең ничек булып бетәчәген дә төгәл генә әйтә алмыйм. Ул аякка басарга да, "яшелчә" булып калырга да мөмкин. Ә сез яңалык сорыйсыз…
– Яхшы, Зифа Саматовна, мин соңрак тагын кагылырмын әле сезгә.
Бүлмәсенә кереп Альбертка фотолар җибәрде. Күрер күзгә Пситотлет Тоткан Егетнең егерме биш елдан соң ничек булырга тиешлеген чагылдырган рәсем белән пациентның фотосы арасында аерма юк иде. Уртак чалымнар, иреннәр, кашлар, борын, хәтта колакларының рәвеше дә бер төрле. Ике рәсемдә дә бер үк кеше икәнен һич шикләнмичә әйтеп була.
Фотоларны чагыштырып утырганда Зифаның башына кинәт кызык фикер килде. Гади генә ул. Ник бу хакта элек уйламавына ул аптырап та куйды хәтта. Һәрнәрсәнең үз вакыты, диюләре шулдыр инде. Югыйсә, бик баш ватып этләнерлек тә нәрсә түгел. Зифа Саматовнаның танышлары күп, хәтта дәүләт иминлек хезмәтендә дә барлар. Менә шуларның берсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк булган. Аларда һәртөрле базалар бар, теләсә кайсы кеше турында мәгълумәт таба алалар диләр бит. Ник әле Пистолет Тоткан Егетне шулар аша эзләтеп карамаска?
Читать дальше