– Нишлисең, эшем шундый. Аягың шакылдамаса, авызың чәпелдәмәс, аның каравы, безнең синең белән бал-майда йөзәр көннәребез алда әле, – дип кабатларга яратты.
Мул тормыш вәгъдә итсә дә, Хәйрия йөрәгендәге садә хисләр тапланган, хәзер Җаббарга карата булган мөнәсәбәте бер җилбәзәк кыз мөнәсәбәте түгел инде. Авызы бер пешкәннән соң, суык чәйне дә өреп кабарга өйрәнгән иде ул. Ләкин ташлап китә дә алмый үзен. Чөнки Җаббар:
– Син минеке генә! – дип кабатлап үзәгенә үтә. Моны әйткәндә, сүзләреннән котып салкыннары сизелеп куя…
Зур-зур гаепләр ташланып та, Җаббар ни өчен иректә йөри – һич аңлашылмый. Аннан качып та котыла алмый. Дөнья читеннән эзләп табачак…
Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, ул кабат балага узды. Хәйрия котылу юлларын эзләп карады. Нәкъ менә шул көннәрдә җинаятьчел юлда йөргән Җаббарны атып үтерделәр. Хәйрия тынычланды, куркыныч, авыр йөктән арынды һәм балага да гомер бирергә теләде.
Менә ул караңгы бер төндә кабат ир бала тапты…
Ә иртә белән бөтен йортта шау-шу: Фәридәләрнең өенә яңа туган бала калдырып киткәннәр. Ишек төбендә дә түгел. Ышанганнары ышанды, ышанмаганнары – юк. Күктән төшкән бу сабыйга аеруча сөенгәне Фәридә булды…
Шушы хәлләрдән соң күп еллар үтте. Хәйрия дә зур дәрәҗәгә иреште. Тормыш итәргә башкалардан бер ягы белән дә аерылып тормаган иргә кияүгә чыкты. Иренең балалар яратуын белсә дә, бүтән бала табарга йөрәге җитмәде.
Ә ташлап киткән балалары өчен үзәге өзелсә дә, ул аларны күрмәскә үзендә көч тапты. Әниләре белән дә очрашырга сәбәп эзләмәде.
Тик соңгы вакытта ниндидер бер көч аны йә Азат, йә Айнур яшәгән ишегалдына алып килә иде. Рәхимә аны шулай очратты…
* * *
Хәйрияне тану белән, Рәхимә уйга калды. Ни кирәк аңа бу ишегалдында? Нигә ул Рәхимәне күргәч сискәнеп китте? Рәхәтләнеп сөйләшергә җай чыкты ич. Ни дисәң дә, курсташлар, бергә укыдылар. Бер бүлмәдә дә яшәп алдылар, бер савыттан ашаган чаклары да аз булмады. Уртак серләре дә бар иде кебек. Хәйриянең Ахияр белән мавыгып алуы, үзе үк егетне «браковать» итүе дә сер түгел иде. Аңа бай егетләр кирәк, Ахиярның исә «бәһале кыз» тәэмин итәргә кесәсе сай. Тик араның бөтенләй өзелүенә бу гына сәбәп була алмый. Аерылышканда бер-берсенең адресын да белешмәделәр, бүтән аралашмадылар да. Соңыннан да моңа ихтыяҗ сизелмәде. Ул аның тормышында бернинди эз калдырмыйча юкка чыкты. Вакыт-вакыт Хәйриянең тормышы үзе теләгәнчә мактанырлык килеп чыкмавы турында хәбәрләр килеп ишетелсә дә, кыз барыбер үз урынын тапты бугай. Дөньясы җитеш, яшь чагындагы җилбәзәклегенең эзе дә калмаган, зур урында эшли, диләр. Тик баласы гына юк икән.
Ул артына борылып карады. Кире килеп, аның белән исәнләшергә, сөйләшергә теләде. Тик эскәмия инде буш иде…
– Улым, бүтән бу ишегалдына килеп йөрмә, яме? – диде ул Айнурга.
Айнур исә «ә» дә, «җә» дә димәде.
Менә хәзер улы белән Азатның бер-берсенә очраклы гына охшамаган булуын бөтен йөрәге белән аңлады ул. Әлеге балаларны дөньяга тудырган анага карата нәфрәт хисе дә тумады аңарда. Киресенчә, мең-мең рәхмәтле генә булды.
– Ә миңа Азат белән дус булырга ярыймы? – диде Айнур бераздан.
Сүзнең кем турында булуын бик яхшы аңлады Рәхимә.
– Ярар, ник ярамасын? – дигән булды ул. – Сеңлесен бик кайгырта. Начар малай түгелдер.
Ә үзе бөтенләй башка нәрсә турында уйлап куйды: укулар башлангач, буш вакыты калмаслык итеп шөгыль табарга булыр, аннан соң башка мәшәкатьләр, бүтән дуслар килеп чыгар. Айнур ул ишегалдын онытыр. Озакламый үзләре көткән ипотека йортына күчәргә дә рөхсәт итәрләр, аралары ерагаер.
Ике атнадан соң Айнур авылга әбисе янына кайтып китте. Рәхимә җиңел сулап куйды. Ә озакламый алар шәһәрнең яңа төзелгән районындагы яңа фатирга күченделәр. Бәла үзәгенә әверелә язган йорт ишегалды еракта калды.
Айнур да әнисен тиз генә борчымады. Шахмат клубына язылды, өйдә дә компьютерда шахмат уйнарга өйрәнде. Дуслары барлыкка килде…
Алар арасында элеккеге дусты Азат та бар иде.
Кирәк бит, шәһәрнең ике башында яшәүче үсмер тагын бергә! Күрәчәгең булса, качып котылырмын димә икән.
Икенче көнне Рәхимә улының кулына журнал тоттырды.
– Сиңа хәзер малайлар кебек йөрү килешми. Җиткән егет булгансың инде. Кайсы причёска үзеңә килешер кебек?
Айнур әнисенең хәйләсен сизмәде. Икәүләп үзенә килешердәй причёска сайладылар һәм чәчен кистереп тә кайттылар. Азрак кына киенү рәвешен дә үзгәрттеләр. Шулай да егетләр арасындагы охшашлык барыбер сакланды. Балаларның әлеге охшашлыгын Рәхимә ничек тә аңлата алмады. Уйлана торгач, ул бер нәтиҗәгә килде. Бала анасы аларның икесен дә яхшы белгән. Алар белән аралашкан, борчулары белән таныш булган. Сабыйларын бер дә бүтән җирдә түгел, ә тилмереп бала көткән гаиләләрдә калдырган. Дус кызларның кайсысы бу адымга барды икән?
Читать дальше