Array Антология - Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке)

Здесь есть возможность читать онлайн «Array Антология - Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке)» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2020, ISBN: 2020, Жанр: russian_contemporary, Поэзия, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке): краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке)»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Антологиягә XXI гасыр башында татар әдәбиятына килгән каләм әһелләренең шигырьләре, хикәяләре, пьесалары туплап бирелде.
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке)», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать
үртәп торган интим әдәбият белән янәшә, аңа берегеп диярлек, бер үк каләм очында Ватаны, халкы, милләте өчен көеп, «җан атып» яшәргә омтылган, аның бүгенгесе һәм киләчәге өчен гомерен багышларга әзер булган татар улының, татар кызының язмышы бөреләнә… Бу әдәби язмыш ияләре, милли мираска, рухи традицияләргә тугрылык саклаган хәлдә, аерым тарихи, рухи, милли кысаларда гына бикләнеп калмыйча, дөньякүләм рухи казанышларга кыю мөрәҗәгать итәләр, ул казанышларны милли фәлсәфәгә, фикергә, поэтикага, образ-символларга якынайтырга омтылалар, үзләренең оешып кына килгән иҗат лабораторияләрендә кат-кат сыныйлар, кыю экспериментлар үткәрәләр, шул рәвешле, үзләре генә белгән, инанган хакыйкатьне табарга тырышалар. Аларның хаклылыгын (яисә хаксызлыгын) киләчәктә Вакыт Галиҗәнаплары һәм Мөхтәрәм Укучы хәл итеп бетерер, ә бүген исә әдәбиятыбызның киләчәге, язмышы өчен җанлы әңгәмә, бәхәс, көрәш бара. Укучыга тәкъдим ителә торган җыентык – шуның бер күренеше һәм дәлиле.

Әйе, бу җыентык дәгъва гына түгел; ул – иң элек язмышлар китабы. Шуңа күрә дә, аны укучыга тәкъдим иткәндә, зур җаваплылык хисләре кичерәм. Китапны кулга алганда, җыентыкка кергән һәр автор үзе дә җаваплылык тойгысы кичерер, дип уйлыйм. Укучы да аны ерак шүрлеккә алып куймас, өстәленең бер читендә тотар. Вакытлы матбугаттамы, китаплардамы, әдәби чаралардамы – әлеге җыентыкка кергән авторлар белән очрашкан саен, бу китапны ачып, хәтер яңартыр, аларның әдәби язмышлары өчен сөенер.

Галимҗан Гыйльманов,

язучы, мөхәррир

Шигъри Әсәрләр

Ленар Шәех Ленар Миңнемөһим улы Шәехов 1982 елның 4 октябрендә Татарстан - фото 5

Ленар Шәех

Ленар Миңнемөһим улы Шәехов 1982 елның 4 октябрендә Татарстан Республикасының - фото 6

Ленар Миңнемөһим улы Шәехов 1982 елның 4 октябрендә Татарстан Республикасының Актаныш районы Такталачык авылында дөньяга килә. Такталачык урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1999–2002 елларда Минзәлә педагогия көллиятендә, 2002–2007 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетында, 2007–2010 елларда аспирантурада белем ала. Университетта укуы белән беррәттән, танылган язучы Галимҗан Гыйльманов белән берлектә, яшь каләм ияләрен үз тирәсенә туплаган «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсен кабат аякка бастыра. Татар студентларының «Тәрәзә» газетасын оештыра һәм аның баш мөхәррире була. Шул ук вакытта 2004–2005 елларда «Шәһри Казан», 2005–2007 елларда «Татарстан яшьләре» газеталарында эшли. 2007 елдан Татарстан китап нәшриятында мөхәррир, 2008 елдан баш мөхәррир хезмәтендә.

Ул – Казан, Уфа, Мәскәү, Бишкәк һәм Лондон шәһәрләрендә татар, башкорт, рус, кыргыз, инглиз телләрендә дөнья күргән егермедән артык китап авторы. Әсәрләре шулай ук казах, азәрбайҗан, төрек, якут, чуваш һ. б. телләргә тәрҗемә ителгән. Шигырьләре рус, азәрбайҗан, төрек, якут, чуваш телләрендәге шигъри антологияләргә, шул исәптән «Современная литература народов России» балалар әдәбияты антологиясенә (2018) кертелгән.

Филология фәннәре кандидаты. М. Җәлил исемендәге Республика (2013), А. Алиш исемендәге әдәби (2017), Евразия халыкара (2018) һ. б. премияләр лауреаты. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2020).

Татарстан Язучылар берлеге, Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге, Татарстан Журналистлар берлеге, Россия Журналистлар берлеге, Халыкара Журналистлар ассоциациясе һәм Евразия иҗат гильдиясе (Лондон) әгъзасы.

«Сине күргән саен, җанда…»

Сине күргән саен, җанда
Бер шигырь бөреләнә.
Тамчы гына булган шатлык
Зурая, эреләнә.

Җилкәмнән тау төшеп китә,
Каурыйдай җиңеләям.
Кысыла бөтен көченә,
Тартыла күңел җәям.

Шул чагында, кош шикелле,
Эх, бер очасы килә.
Сөю тулы яшьләремә
Нидер кушасы килә…

…Сине күргән саен, җанда
Бер чәчәк бәреп чыга.
Гөлчәчәкләргә төренеп,
Шигырь ияреп чыга.

Имәнкискә кызына Такталачык егетеннән ачык хат

Күп баш ваттым бу хакта:
Син – Имән, ә мин – Такта,
Бик кызык бит, чынлап та.

Күреп торам ап-ачык:
Син – Кискә, мин – Алачык,
Йөрим шулай фал ачып.

Уңда, сулда гел урман…
Мин – Агыйдел, син – Чулман,
Икесе дә бер юлдан.

Уйланам, панимаешь,
Мин – Актаныш, син – Лаеш,
Кояш чыгыш һәм баеш…
Тактасы да кирәкле,
Имәне дә кирәкле —
Булыйк тырма-көрәкле!..

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке)»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке)» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке)»

Обсуждение, отзывы о книге «Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке)» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x