Җитә, ниһаять, иң күңелле чак. Авыл ягыннан хуҗалык мөдире Хөсәен абыйларының аты күренә. Янына пешекче Закирә апалары кунаклаган. Иң башта минут саен авыл ягына каерылып карый башлаган 6 нчы сыйныфларга бүленә аш. Тәлинкәләр, калаклар чылтырый. Норма почмагындагы буй урманда Сабан туе диярсең.
– Сыерчык балалары, – дип, гел бер сүзне кабатлый Закирә апалары. – Пешә күрмәгез, ипи алырга оныттың, Фәргать.
Аннан алюмин кружкалар белән чәй эчәләр. Юк, пешерми, басуга менеп җиткәнче, инде ул бераз суынган була.
Ашагач, балалар:
– Рәхмәт, Закирә апа, тәмле булды, – диләр.
– Дәү үсегез, – ди апалары.
– Рәхмәт, Хөсәен абый.
– Ярар, – дип куя Хөсәен абыйлары.
Аннан 7 нчеләр, 8 нчеләр «табын»га утыра, ә соңыннан укытучылар ашый. Иң беренче булып тамак ялгаган тракторчы Дамир абыйлары инде бер әйләнеш ясаган була, димәк, инде ике рәт бәрәңгене чүпләргә кирәк.
– Әйдә, Аллага тапшырдык, – ди Зөлфәт абыйлары. Тамаклары туйган, ял иткән балалар эшкә керешә. Ашаганнан соң бераз авыррак инде. Әмма тиздән кызып-кызып йөгерешә дә башларлар.
– Синең ничә чиләк булды, минем – 7, – дип аваз сала Рәсилә.
Быел көз гаҗәп шәп килде. Шулай гына була күрсен, әгәр дә яңгырлар башланса, эш өзеләчәк. Ә бәрәңге алу барыбер мәктәп өстендә. «Бер көн укып, бер көн эшләп, юл тиресләп йөри башласаң, ни эше, ни укуы инде аның», – дип уйлый Зөлфәт. Ул капчык авызы тотып тора. Кәгазьгә укучыларының чиләк санын яза. Эш ахырында ничә капчык чүпләгәннәрен исәпли, шуннан укучының хезмәт хакын исәпләп чыгаралар.
Өлкән сыйныф малайлары грузчик булырга тели, билгеле. Ыбыр-чыбыр, кызлар арасында йөрмәсләр бит инде. Алар тулган капчыкларны машиналарга, трактор арбаларына төйиләр дә авылга, подвалга бушатырга кайталар. Их, капчыкларга кырын-ярын яткан килеш, кызлар яныннан узып китүләре ни тора! Елмаеп, сокланып карап кала чибәркәйләр.
Йөк төяүче эше авыр, ләкин, кызлар яныннан менә шулай выжлап узу өчен, гомер буе грузчик булырга да риза Кирмән Башы егетләре!
Сез, бәрәңге алган чакта, иң рәхәте Закирә апа пешергән ризыкны яшел чирәмгә кырын ятып, кул яссуы кадәр кара ипи белән сыпырту, шопырдатып чәй чөмерү дип уйлыйсыздыр? Дөрес анысы да! Яки йөк машинасына төялгән капчыкларга кырын ятып, бәрәңге чүпләүче кызлар яныннан чыжлатып узып китү дисезме? Бу да дөрес! Яки, бәрәңге алып бетергәннән соң, колхоз кассирының мәктәпкә килеп, йә үзең идарәгә барып, учлап хезмәт хакы алу, ди торгансыздыр. Монысы да хак!
Аннан, Мәдәният йортында колхозның гомуми җыелышы барганда, 300 кешенең җылы карашын тоеп, якты елмаюына коенып, алкышлавына рухланып, сәхнәгә чыгып бүләк алганда, дисезме? Бик дөрес чамалыйсыз! Ләкин бу шушы хозурлыклар арасында хәтердә тирән уелып калганы – ул да булса, чиләк тутырып, учакка каплап, янына күмер өеп пешергән басу бәрәңгесе! Моннан да затлы ризык юк һәм… булмас та!
Читтән кунаклар кайтканда, банан, мандарин, апельсин да эләккәли иде анысы. Аларны ашыйсың да, бер-ике атна малайлар-кызлар белән сөйләшкәндә мактанып аласың, бигрәк тә параллель сыйныфтагылар арасында. Аннары онытыла. Ә менә яз көне колхоз подвалында бәрәңге чүпләүдә катнашсаң, аны яшел чирәмгә алып чыгып таратсаң, чөмгергәч, машина әрҗәсенә төясәң. Көз көне сыйныфташларың белән ай буе йөгерә-чаба чүпләсәң, бәрәңге инде теге банан, апельсин, мандарин гына түгел! Күпкә кадерлерәккә, затлырак, тәмлерәккә әйләнә.
Закирә апасы ашаткан ризыклар коела башлагач, 6 нчыларның елтыр күзе Зөлфәт тирәсендә бөтерелә башлый. Кавис бер сүз әйтми, ләкин сыйныф җитәкчесе белеп тора: бу бәндә – бәрәңге пешерергә рөхсәт сорарга җибәрелгән дипломат. Аның миссиясе АКШтан СССРга килгән дипломатныкыннан җаваплырак һәм әһәмиятлерәк. Теге дипломат, ай буе сөйләшеп тә, буш кайтып китәргә мөмкин. Ә Кависка алай рөхсәт ителми. Инде өйдән килгән запасы – нуль, Закирә апа ашатканы нульгә якынлаша. Запаста бәләкәй савытларга йә кәгазьгә төреп алып киленгән тоз һәм… калын гына бер телем ипи. Инде кайберәүләр аны да кимерә башлаган. Эш – яман.
– Йә Хамисыч, нишлибез?
– Кавис, ике чиләк белән пешерик, бүген бигрәк тә шәп эшләдегез. Колхоз рәисе Абрар Васыйлович та мактап китте үзегезне. Аннан кичә бер чиләк бәрәңге пешергән идең, азрак булды түгелме соң?
– Абый, миңа гына аз калды бит ул!
– Син дә кеше, сиңа да җитсен, ашаганнан соң артып та калсын, анысы кошларга булыр. Тагы да артса, күрше сыйныфларны кунакка дәшәрбез, алар синең кебек тәмле пешерә алмый бит.
Читать дальше