Табигатьнең хозур, садә чагы,
Яфраклардан татлы бал тама.
Сабантуйда бил алышка әзер –
Көрәшченең йөрәк талпына.
Бәйгеләрдә узышырга ярсып,
Авызлыгын чәйни аргамак.
Йөгерекләр әнә старт алып,
Финиш сызыгына ыргыла.
Мәйдан уртасында китә алыш,
Чүлмәк ватыш китә аннары.
Зәңгәр күктән тургай җырын түгә,
Мәйданнарда – татар моңнары.
Сабан туе бәйрәм була диме,
Кызармаса мичтә коймаклар?!
Бәйрәм түгел, әгәр сезнең йортта
Тугармаса атын кунаклар.
Елына бер килә Сабан туе,
Җыелышкан туган-тумача.
Сабан туе гына түгел икән,
Сагыну туе икән ләбаса.
Карлы түбәләргә менгәнем бар.
Таудан матур, диләр, тау гына.
Болытларны аяк аска ташлап,
Басып торганым бар тын гына.
Биек таудан иркен киңлек дисәм,
Таулар артында да тау гына.
Упкын якасында торганым бар,
Мәтәлүдән куркып куйнына.
Өемташ ул бүтән, һәйкәл кебек.
Урал тауларыннан бер сәлам.
Биектән дә биек күтәреләм,
Ак ташына әгәр меналсам.
Өемташ ул бүтән. Курыкмыймын,
Басып та мин тауның очына.
Егылсам да монда, харап булмам,
Тәгәрәрмен авылым учына.
Күрше белән күрше – урам, кала!
Күршесез өй ялгыз йорт бит ул.
Күрше морҗасында тәмле төтен
Синең учагыңда ут бит ул.
Читән аша, ызан аша гына
Гомер сөрә безнең күршеләр.
Бер йомышсыз яки йомыш төшеп,
Хәл белешеп йөрер кешеләр.
Дошман угын күкрәгенә алып,
Калкан булып яши күршеләр.
Кунагыңны, үз кунагы күреп,
Өй түренә дәшәр кешеләр.
Күршең булсын үзеңнән дә әйбәт –
Иң шәп калкан бит ул бергәлек!
Чәлпәрәмә килә ямьсез гайбәт,
Күрше капкасына бәрелеп.
Күрше хакы Тәңре хакы бит ул!
Моннан әйбәт әйтү юк тагын.
Туй атлары гына таптасын ул
Ике күрше ызан-сукмагын.
Өең зурлап күршең сәлам бирсә,
Иң түреңнән аңа урын бир.
Тату күрше данын алдан йөртер
Ил кадерен белгән уңган ир.
Новгороды, Ярославы,
Ростов, Тула һәм Рязань…
Шул чылбырда урын даулый,
Яхшатланамы Казан?
Алтын Боҗра калалары…
Чиркәүләр – алтын суган!
Динен саткан морзалардай,
Кенәз булмакчы Казан.
Биләр, Болгар, Җүкәтавы –
Мәрҗән-мәрҗән хәситә.
Кадерсезнең кадерсезе,
Исәпләсәң, хәл китә.
Зөядәге таш утрауның
Мыскыллы көлгән чагы.
Раифада – летургия!
Мәскәүгә китә чаңы.
– Исемең ят, ни урысча түгел,
Ни хохолча түгел, – дидем мин
Поезддагы яңа танышыма,
Бу ханымның белгәч исемен.
– Үзем дә мин шушы ят туфракка
Төшеп калган Кырым йөземе.
Әникәем, исән калсын диеп,
Ят кулларга биргән үземне.
Исемемне минем сораганнар,
Бер генә сүз әйтә белгәнмен.
Колагыма сеңеп калган ул сүз:
«Афәт, афәт, афәт!» дигәнмен.
Хәзер белдем: афәт – бәла икән,
Шул исемне йөрттем мин – бала.
Әткәм-әнкәм телен мин җуйганмын,
Хәтер исән әле! Йә Алла!
Күзәнәктә калган хәтер исән –
Рәнҗетелгән халык канында.
Рәнҗеткәннең генә хәтер кыска –
Яңа кысу бара Кырымда.
– Кырымтатар дигән ул явызлар
Гел бозалар, имеш, канунны.
Бабалары дәүләт тоткан җирдә
Уйлый болар яшәп калуны! –
Тарих белмәгәннең сабагы юк –
Типкәлиләр ханнар оныгын.
Япан кырда заман салган өйләр!
Булдыксызның килә кытыгы:
– Эшләр болай барса, Кырым тагын
Төшмәгәе татар кулына!
«Архипелаг» диеп елауларның
Әҗере юк Кырым улына.
Әрем кисә һаман афәт җиле,
Җелекләргә төшә бинахак.
Бериянең күләгәсе тагын
Кырым егетләрен кыйнаган.
Татар турысында сүзләр төрле,
Яхшысыннан күбрәк яманы.
Минем бабам балта белән йөрде
Салыр өчен өйләр – яңаны.
Балта тотып барды урысына,
Мукшысына барды, арларга.
Бура бурап, өйләр салган оста –
Ашлы табын булды татарга.
Җәяү генә чыгып китәр иде,
Иңбашына элеп балтасын.
Киндер капчыгында – эш коралы,
Кирәкми дә аңа башкасы.
Ил буенча киткән татарларның
Берсе иде бабам – балтачы.
БМО илчесе дә түгел иде,
Тик нияте аның ап-ачык.
Бабам салган өйләр урам-урам,
Авыл-авыл торып калгандыр.
Татар салган өйдә гомер итеп,
Аны хурлау үзе ямандыр.
Читать дальше