Мин биредә классикларыбызның, җәмәгать эшлеклеләребезнең суверен республика файдасына әйтелгән яисә язылган сүзләрен, фактларны, саннарны китереп тормыйм. Соңгы айларда матбугат битләрендә алар күп булды. Декларация проектын тикшерү кискен төстә барды. Бу мәсьәләгә битараф калучы, мөгаен, булмагандыр. Суверенлык турындагы фикерләр саллы да, төпле дә, эмоциональ дә, шул ук вакытта каршылыклы да. Бәйсезлеккә каршы язылган мәкаләләрдә еш кына, минем карашымча, сәер бер сүзтезмә очрый. Янәсе, «шәхсән мин үзем суверенлык яклы, ләкин…» Шуннан соң инде контрдәлилләр санап кителә. Ул субъектив һәм бик тә шикле фикерләр минем үземне дә, сайлаучыларымны да берничек тә ышандыра алмаслар. Нәрсә генә булмасын, без бу сессиядә суверенлык турындагы Декларацияне игълан итәргә бурычлыбыз. Кайчан да булса без дә цивилизацияле нормаль бер илдә яшәргә тиештер бит инде?!
Барыбыз да белә: соңгы вакытта, көтмәгәндә-уйламаганда, безнең белән Мәскәүдәге иптәшләр кызыксына башлады: төрле галимнәр, политологлар, социологлар, төрле партия лидерлары. Хәтта республикага Борис Николаевич Ельцин үзе килеп төште. Баксаң, без әле бөтенләй үк беткән халык түгел икән. Баксаң, без әле кемнәргәдер кирәк тә икән. Ләкин ни өчен кирәк соң әле без аларга? Аларның ни өчен килүләре безгә аңлашылды инде. Бигрәк тә Россиянең беркемгә дә ошамаган лидеры үз эшен эшләми калмады. Республика халкының бер өлеше «Ельцин синдромы» белән авырый башлады. Минем үземә Борис Николаевичның: «Күпме булдыра аласыз, бәйсезлекне шулкадәр алыгыз!» – дигән сүзләре хәтергә сеңеп калды. Башкортстанда да шул ук сүзләрне кабатлады ул, ләкин аз гына үзгәртебрәк: «Күпме «йоталасыз», шулкадәр суверенлык алыгыз!» Ирексездән әллә Пугачёвныңмы, әллә Разинныңмы (төгәл генә исемдә калмаган) әйткән сүзләре хәтеремә төште: «Мин сезгә ирек алып килдем!» Кызыгырлык сүзләр, шулай бит?! Ә безгә, чыннан да, күпме бәйсезлек кирәк соң? Безне фәкать тулы бәйсезлек, чын азатлык кына канәгатьләндерә ала. Суверенлык порцияләп алырга ит тә, сөт тә түгел. Менә шуңа күрә Татарстан язмышын Ельцин белән генә бәйләү, йомшак кына итеп әйткәндә, җитди түгел. Лидерлар, патшалар, президентлар киләләр дә китәләр, ә халык һәм дәүләт кала. Шуны онытмаска кирәк.
Аннары Россиянең зур һәм кечкенә милләтләре бездән башка да хәттин ашкан. Алар белән дә күпме мәшәкать, күпме проблема! Шуңа күрә, әйдәгез, үз проблемаларыбызны үзебез чишәргә тырышыйк! Үзеңнең бөтен җитешсезлекләреңне, эшлисе эшләреңне башкалар җилкәсенә өю, бертуктаусыз сорану, теләнү безне бер дә бизәми. Шулкадәр дә булдыксызмыни без?! Шушы экономик, политик, социаль кризистан үзебез генә чыга алмабызмыни? Башкалар ярдәменә генә таяну, шикләнү-шөбһәләнү, өметсезлеккә бирелү – начар юлдашлар.
Аннары тагын бернәрсә. РСФСР составында калуны яклаучы кайбер депутатлар: «Республика Министрлар Советының бүгенгә экономик концепциясе юк, алар әле базар экономикасына күчәргә әзер түгел», – димәкчеләр. Без бит әле базар экономикасына күчү турындагы докладны тыңламадык. Аларның нәрсә белән сөендерәселәрен, йә булмаса нәрсә белән көендерәселәрен белмибез. Шунлыктан андый фикерләр белән алдан ук сату итмәскә кирәк дип уйлыйм.
Тагын бер әйберне әйтәсем килә. Суверенлык идеясен юкка чыгарырга тырышучылар фикеренчә, ул, – янәсе, югарыдан төшкән идея. Шулай булса икән ул! Әгәр дә бу мәсьәләне ниндидер бер лидер кузгаткан булса, ул инде 1985 елның апрелендә үк хәл ителер иде. Шуңа да карамастан һәр милләт, һәр республика, иртәме-соңмы, үзенең милли проблемаларын хәл итәргә тотыначак. Бу процесс кузгалды инде. Аны туктату мөмкин түгел. Республикалар бер-бер артлы суверенлык турында декларацияләр кабул итә. Күршебез Башкортстанда да зур әзерлек бара. Башкортстан Совет Социалистик Республикасының дәүләт суверенлыгы турындагы Декларациянең БАССР Югары Советы Президиумы әзерләгән проектында беренче пункт менә нинди: «Башкортстан Совет Социалистик Республикасы – суверен совет дәүләте, ССР Союзы субъекты». Бу юлларны укыганнан соң, миңа күңелсезрәк булып китте. Күршеләрнең проекты безнекенә караганда шактый кыюрак. Бер үк вакытта СССРныңда, РСФСРның да субъекты булу – элекке хәлдә калу дигән сүз ул. Арыслан бер үк вакытта иректә дә, читлектә дә яши алмый. Аны яисә иреккә җибәрергә, яисә читлеккә ябарга кирәк. Соңгысын без инде үз җилкәбездә күп татыдык. Башкача теләмибез! Әгәр дә без, чыннан да, азатлык теләмибез икән, әгәр дә икеләтә изелү астында яшәү безгә ошый икән, әйдәгез, элекке килеш калыйк. Аның өчен суверенлык турында Декларация кабул итү мәҗбүри түгел. Үз-үзебезне алдамаска кирәк. Әгәр дә суверенлык безнең өчен һәм политик, һәм экономик, һәм милли мәҗбүрият икән (ә бу чыннан да шулай), Декларацияне кабул итү – безнең намус эшебез. Безнең бу карарны күршеләребез дә түземсезлек белән көтәләрдер дип уйлыйм.
Читать дальше