Дөресен әйтергә кирәк: опера-балет спектакльләренә сирәк йөрсәк тә, парламент белән опера-балет театрының «иҗади дуслыгы» күптәннән килә. Шушы ук мәсьәлә элекке Югары Советның даими комиссиясендә бер тапкыр тикшерелгән иде инде. Аннан соң өч ел ярым вакыт үтеп китте, һәм без тагын шушы ук проблеманы тикшерергә мәҗбүрбез. Хикмәт нәрсәдә соң? Югыйсә театрның профессиональ дәрәҗәсе соңгы елларда күзгә күренеп үсә. Ул инде Россиянең иң алдынгы театрларының берсенә әверелеп бара. Шул ук Шаляпин, Нуриев фестивальләрен искә төшерү генә дә җитә. Чит илләргә, бигрәк тә Европа илләренә, гастрольләргә бөтен театрлар да чыга алмый. Чыкканнары да еш кына «янып» кайта. Күптән түгел генә Мәскәүнең Зур театры, башкорт театры белән шулай булды. Ә инде чит илләр җүләр түгел, алар фәкать үтемле товар белән генә эш итәләр. Алар – шул ук «Травиата»ны ун, йөз тапкыр караган халык. Йөз дә беренче тапкыр каралган спектакль исә сыйфат ягыннан элеккеләреннән һич аерылып тормаска тиеш. Тагын шунысы куандыра: театрның һәр сәфәре Татарстанга, Казанга дан өсти. Бу инде группа-группа җыелып кунак булып, дәүләт акчасын туздырып кайту түгел. Бу, – ни генә дисәң дә, Татарстанның олы сәнгатен күрсәтү. Бу – без дә төшеп калганнардан түгел, булдыра алабыз дигән сүз. Театрның чит илләргә алып барган репертуары – Европа һәм дөнья классикасы, әлбәттә. Мондый талантлы театр Рязаньда да, Пермьдә дә, Новосибирскида да булырга мөмкин. Әмма минем, татар кешесе буларак, Европа сәхнәсендә чын татар операсын һәм чын татар балетын күрәсем килә. Бу – минем табигый ихтыяҗымдыр, дип уйлыйм. Классик шагыйребез Сибгат Хәкимнең Европада язган бер шигыре истә. Анда «Миңа монда гармун, гармун җитми» дигән юллар да бар. Әлбәттә, ул торгынлык елларында Европада гармун яңгыраган булса, шагыйребез үзен бик бәхетле тояр иде. Әмма Европаны гармун белән генә яулап булмаячак. Шуңа да мин анда татар операсының да яңгыравын телим.
60 елга якын вакыт эчендә Опера һәм балет театры сәхнәсендә татар опералары да, балетлары да аз куелмаган. Заманында шаулаганнары да, куелуга ук төшеп калганнары да бар. Шуларның фәкать берничәсе генә бүген уйнала. Хикмәт нидә соң? Алар, чыннан да, бүгенге көн таләбенә җавап бирерлек түгелләрме? Әллә инде җитәкчелекнең генә куясы килмиме? Әллә инде опера һәм балет сәнгате безнең халыкка, гомумән, хас түгелме? Бәлки, безгә музыкаль драмалар, музыкаль комедияләр генә кирәктер? Әгәр шулай икән, алары нигә сәхнәдә күренми? Әллә инде татар композиторлары мондый зур жанрларга тотынырга куркалармы? Югыйсә «минем операларымны куймыйлар» дип зарланып йөрүчеләр дә очрый. Әгәр алар бик шәп җәүһәрләр икән, аларны нигә дөньяның башка театрлары куймый? Гомумән, безнең Опера һәм балет театрында ни өчен татарча спектакльләр куелмый? Сәбәбе нәрсәдә? Бу хакта зурлап сөйләшкәнебез бармы? Юк икән, нигә сөйләшмибез, нәрсә комачаулый? Ни өчен моның белән Дәүләт Советы шөгыльләнергә тиеш әле?
Берничә көн элек кенә комиссия утырышында шушы мәсьәлә уңаеннан театрның баш белгечләрен җыеп шактый озак сөйләштек. Усал-усал сораулар бирелде, кирәкле җаваплар алынды. Сөйләшүдән аңлашылганча, бу проблема шактый катлаулы, четерекле, һәм бу театрның гына гаебе түгелдер шикелле. Беренчедән, опера-балет язарлык композиторлар кайда? Өлкән буын картайды. Яшьрәкләрдән бер Рәшит Кәлимуллин рок-опера язды. Шуның белән вәссәлам. Камера әсәрләре, хәтта симфония язучыларыбыз да бар, опера-балет язучы юк. Нәҗип Җиһанов, Мансур Мозаффаров, Фасил Әхмәтовларга алмаш кайда? Юк! Бездә хәзер консерватория тәмамлыйлар да җыр язалар.
Икенчедән, җырчыларыбыз кайда? Xәйдәр Бигичев, Зилә Сөнгатуллина, Венера Ганиевалардан соң операга кемнәр килде? Ә аларның килүенә дә хәзер 20 ел! Юк яшь җырчылар. Аларны кем тәрбияләргә тиеш? Әлбәттә, консерватория. Консерватория бар, җырчылар юк. Булганнары да эстрадада. Чөнки микрофон тотып җырлау җиңелрәк. Акча да күбрәк эләгә. Даны да бар!
Аннары мине борчыган тагын бер мәсьәлә: ул – театрдагы атмосфераның тыныч булмавы. Җырчылар белән театр җитәкчелеге арасында ызгыш башланса, мәсьәлә парламентка килеп җитә. 1993 елда да шулай булды. Монысында да. Бу нормаль хәл түгел.
Яңадан, милли репертуарга кире кайтып, шуны әйтәсем килә. Әгәр Опера һәм балет театры татар сәнгатен, опера һәм балет сәнгатен үстерү өчен оештырылган икән, ул үзенең изге максатыннан тайпылмаска тиеш. Нинди генә авыр шартларда да, нинди генә заманнар килсә дә, театр татар операсына һәм балетына хезмәт итәргә тиеш.
Читать дальше