Диләвәр Кырымга кайтып киткәч, мин Карасубазарда (Белогорск) аның өендә кунак булган идем. Шунда әнисе белән дә сөйләшеп утырдык. Инде ватанга кайтырга рөхсәт булса да, аларны монда беркем дә кочак җәеп каршы алмый. Киресенчә, җир алырга, эшкә урнашырга төрле киртәләр корып кына торалар. Әлеге кыенлыкларны әнисенең ачыргаланып сөйләве истә калган. Әмма ватанга кайту шатлыгын болар гына һич тә киметмәгән, алар теш-тырнак белән үз җирләренә ябышкан, һәм бернинди кара көчләр дә аларны җиңә алмас кебек иде.
Ватанга кайту. Кая гына сөрелсәләр дә, ватаннан ваз кичмәү… Диләвәр шигырьләренең төп мәүзугы шул. Ә бит ул үзе сөргендә – Үзбәкстанда, Ташкент өлкәсенең Бекабад шәһәрендә, илдән куылганнан соң, 15 ел үткәч дөньяга килә. Ата-бабалар җирен бер тапкыр да күрмичә үсә. Башка сөрелгән халыклар үз илләренә кайтканнан соң да, татарларга ватаннарына кайту юллары бикле кала. Диләвәрне татарлык хисе Казанга алып килә. Биредә ул мәдәният институтына укырга керә, 3 нче курстан укуын консерваториядә дәвам иттерә. Аннары берничә ел Казан мәктәпләрендә музыка укытучысы булып эшли. 1989 елда, мөмкинлек туу белән, Кырымга кайта.
Кырым татарларының үз ватаннарында тамырлану тарихы – үзе бер мавыктыргыч кыйсса. Бу хакта берәр заман романнар язылыр әле. Үз җирләренә махсус китереп тутырылган, йортларына кереп утырган чит-ят кавемнең каршылыгы, әлбәттә, аларның йөрәгендә нәфрәт уты да кабыза алган булыр иде, тик безнең татар – сабыр, гаять толерант халык, асыл ватаннарында үгигә әйләндерелсәләр дә, күрше-тирә белән килешеп, тату гына яшәргә тырышалар. (Мөгаен, башка юл да юктыр, азчылык нишли генә ала?) Киресенчә, нәкъ безнеңчә, үзара ызгышсалар да, ятларга кагылмыйлар. Безнеңчә, дим, 80 нче еллар ахырында Бакчасарайда бер атна гына яшәп алганда да, Кырым татарларының җитәкчеләре белән аралашканда, мин аларның холык-фигыль (менталитет) ягыннан Казан татарлары белән бертөсле үк булуын күрдем. Шуңа күрә Диләвәр Османның бу юллары нәкъ менә бездәге – Казан тирәсендәге – халкымыз турында кебек:
Аерасың нугайны, татны да арны –
Эзләсәң дә табалмассың син «саф» татарны.
Халыкны бүлеп, дошманнар сыздылар сәтыр –
Шул бичара татарның хәле бик авыр.
Дөрес, аерылу җәһәтеннән безнең мөмкинлекләр күбрәк: керәшеннәр, мишәрләр, типтәрләр, башкортлар… Без, нәрсә, бөтен татар милләте, шушы аерылу ноктасында гына берләшә алабыз микәнни? Юк шул, бүлгәләнү, парча-парча килү – бичаралыктан; аңа махсус ут өстәүче көчләр бар, нәтиҗәдә бичаралык тагын да арта. Мондый хәлләрне күреп тору, әлбәттә, шагыйрьнең йөрәген әрнетми калмый.
Милләт файдасына һәркем үзе хәленнән килгәнне эшләргә тиеш. Диләвәр әлеге хакыйкатьне яхшы аңлый. Карасубазарга кайтып урнашуга ук, ул татар топонимикасын кире кайтару өчен көрәшкә кушылды. Татарның эзе дә калмасын дигән максат белән илдә барлык татар атамаларын юкка чыгарганнар, әйтерсең монда гасырлар дәвамында алар яшәмәгән! Гел Солнечное да Весёлое посёлоклары гына гомер иткән гүяки! Кызганыч, вазгыять әле дә шул килеш кала. Ләкин Диләвәр 1993 елда Карасубазардагы бер урамның Комсомольская атамасын үзгәртеп, аңа Бәкер Чобан-задә исемен куштыруга ирешә.
Шигъриятендә публицистик ноталарның өстенлек итүе Диләвәрнең үз язмышына, аннан да күбрәк кан кардәшләренең язмышына бәйле. Ләкин шагыйрь бит әле ул мәйданга чыгып баскан көрәшче генә түгел, ул – гади бер кеше дә: табигатькә дә соклана, чибәр кызларга да гашыйк була, гап-гадәти үкенечләр пәрәвезендә дә бәргәләнә. Диләвәрнең бик нәзакәтле лирик шигырьләре дә бар, әмма алардан да олы тарихи фаҗига кичергән халык улының йөрәк ярасы сизелеп тора:
Айлы төн җирдә, якты йолдызлар
Кемгәдер көлә, кемгәдер елый.
Күңелем таша, гомер юллары
Хәтергә килә, һәм курай сыкрый.
Диләвәр Осман җирдә нык басып торучы ир-ат, гаиләсе бар, улы Гәрәй инде балигъ булып килә. Иҗатта да уңышлары күз алдында. Ул теге гасырда, 1993 елда ук, Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителгән иде. 10 елдан соң Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дә булды. Кырымда да аны таныдылар: 2008 елда Украина язучыларының Милли берлеге әгъзасы булды, 2010 елда аңа «Кырым Автономияле Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде.
Бер караганда, Диләвәр дустым бәхетле картлыгына кереп бара сыман. Ләкин халкы бәхетсез булганда, шагыйрь беркайчан да тулы бәхеткә ирешә алмый шул…
Ркаил Зәйдулла
Таралыр да кара болытлар,
Дога кылырбыз шатлыктан гына…
Читать дальше