Hans Andersen - Дюймовочка

Здесь есть возможность читать онлайн «Hans Andersen - Дюймовочка» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: Сказка, foreign_children, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Дюймовочка: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Дюймовочка»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен.

Дюймовочка — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Дюймовочка», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Ганс Христиан Андерсен

Дюймовочка. Балалар өчен әкият

Яшәгән ди бер хатын Бервакыт ул тылсымчы карчык янына барган да Мин бик - фото 1

Яшәгән, ди, бер хатын. Бервакыт ул тылсымчы карчык янына барган да:

– Мин бик тә кызым булуын телим, – дигән. – Каян алырга икән аны, әйтмәссеңме?

Тылсымчы карчык болай дигән:

– Мин сиңа бер бөртек арпа бирәм, тик ул гади арпа түгел. Аны гөл чүлмәгенә утырт. Ни булганын соңыннан күрерсең.

– Рәхмәт сиңа! – дигән хатын һәм, сөенә-сөенә, арпа бөртеген алган.

Ул өенә кайткан да арпаны гөл чүлмәгенә утыртып куйган. Утырткан гына икән, арпа шунда ук сабак җибәргән. Ә сабактан зур, матур чәчәк үсеп чыккан.

– Нинди гүзәл чәчәк! – дигән хатын, иреннәрен чуар таҗларга тидереп.

Ул чәчәк таҗларын үпкән генә икән бөре эчендә нәрсәдер шырт иткән һәм чәчәк - фото 2

Ул чәчәк таҗларын үпкән генә икән, бөре эчендә нәрсәдер шырт иткән, һәм чәчәк ачылып киткән. Нәкъ кәсә уртасында, чәчәкнең яшел җимешлеге өстендә, бер кызчык утыра икән. Кыз бик бәләкәй, бары тик бер дюйм 1 1 Дюйм – озынлык үлчәү берәмлеге, 25 миллиметр чамасы. озынлыгында гына булган. Шуңа күрә хатын аңа Дюймовочка дип исем биргән. Әстерхан чикләвегенең кабыгы кызга – бишек, зәңгәр миләүшәләр түшәк булган. Төнлә Дюймовочка кабыкта йоклаган, ә көндез өстәл өстендә уйнаган. Хатын өстәлгә тәлинкә белән су куйган, тәлинкә читенә чәчәкләр салган. Чәчәкләрнең озын сабаклары суга тиеп тора икән. Кечкенә Дюймовочка өчен сулы тәлинкә күл төсле булган, һәм ул шул күл буйлап чәчәк таҗында көймәдә йөзеп йөри икән. Ишкәкләр урынына аның ике ап-ак ат кылы булган. Дюймовочка үзенең матур көймәсендә көннәр буе тирбәлеп йөри, тәлинкәнең бер читеннән икенче читенә йөзә-йөзә, җырлар җырлый икән. Аныкы кебек нәфис тавышны әле беркемнең дә ишеткәне булмаган.

Бервакыт төнлә Дюймовочка үзенең бишегендә йоклап ятканда ачык тәрәзәдән өйгә - фото 3

Бервакыт төнлә, Дюймовочка үзенең бишегендә йоклап ятканда, ачык тәрәзәдән өйгә зур Гөберле бака кергән. Ул туп-туры өстәлгә сикереп төшкән һәм кабык эчендә йоклап яткан Дюймовочканы күреп алган.

– Бу кызчык минем улыма яхшы хатын булыр иде! – дигән Гөберле бака.

Озак уйлап тормаган, чикләвек кабыгын эләктергән дә тәрәзә аша бакчага сикергән.

Бакча буйлап елга ага икән, ә яр буе сазлык булган. Менә шунда, саз күләгәсендә, карт Гөберле бака үзенең улы белән яшәгән.

Чикләвек эчендәге кечкенә кызчыкны күргәч, бака малае:

– Ба-ка-ка! Ба-ка-ка! – дип кычкырып җибәргән.

– Тавышланма! Кызны уятырсың, – дигән Гөберле бака. – Без аны елга уртасындагы төнбоек яфрагына утыртыйк. Мондый бәләкәч өчен яфрак үзе бер утрау. Аннан инде ул берничек тә кача алмас. Ә мин шул вакыт эчендә күләгә урында җыйнак кына оя ясармын. Ул сезнең йортыгыз булыр.

Елгада төнбоеклар бик күп үсә икән. Аларның киң яшел яфраклары суда йөзеп йөри. Иң зур яфрак ярдан башкаларга караганда ерактарак булган. Гөберле бака яфрак янына йөзеп килгән дә чикләвек кабыгын шуның өстенә куйган.

Иртә белән Дюймовочка йокыдан уянган һәм үзенең төнбоек яфрагы өстендә икәнен күргән. Кая гына карамасын, һәрьякта су, ә яр ерактан аз гына күренеп тора икән. Дюймовочка куркуыннан елап җибәргән.

Гөберле бака исә, күләгәдә утырып, өен камыш һәм сары төнбоеклар белән бизәгән, аның яшь киленгә бик тә ярыйсы килгән. Бар да әзер булгач, Гөберле бака үзенең улы белән бергә Дюймовочканың караватын йокы бүлмәсенә кертеп куйган. Аннан карт бака кыз утырган яфрак янына йөзеп килгән һәм болай дигән:

– Бу – минем улым! Ул сиңа кияү булыр. Сез аның белән бик яхшы яшәрсез.

– Ба-ка-ка! – дип җөпләгән әнисенең сүзен улы.

Бакалар кабыкны алганнар да йөзеп киткәннәр. Дюймовочка яшел яфрак өстендә берүзе калган һәм ачынып-ачынып елаган. Кызның Гөберле бака янында торасы һәм аның улына кияүгә чыгасы килмәгән.

Су астында йөзеп йөри торган кечкенә балыклар бакаларны күргәннәр һәм аларның - фото 4

Су астында йөзеп йөри торган кечкенә балыклар бакаларны күргәннәр һәм аларның Дюймовочка турында сөйләгәннәрен дә ишетеп торганнар. Алар, нәни киленне күрергә теләп, судан башларын чыгарганнар. Дюймовочканы күргәч, шундый чибәр кызга бака малае белән торырга туры килә инде, дип бик кайгырганнар. Юк инде, булмас! Балыклар Дюймовочка утырган төнбоек яфрагы янына йөзеп килгәннәр дә яфракның сабагын чәйнәп өзгәннәр.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Дюймовочка»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Дюймовочка» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Дюймовочка»

Обсуждение, отзывы о книге «Дюймовочка» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x