Флёра Мәрданова
Зилзилә, Зиләйлүк һәм Җилбәзәк. Балалар өчен әкиятләр
Язның бик матур, кояшлы, җылы көнендә Җилнең кызы туган. Аңа Зиләйлүк дип исем кушканнар. Күп тә үтмәгән, Зиләйлүк йөгереп тә йөри башлаган. Шомырт чәчәкләре исенә исереп, каен алкаларына кызыгып, сандугач сайрауларына исе китеп, берничә көн бәбкә үлән өстеннән ялантәпи йөгереп йөргән, ди, ул. Кызлар матур күлмәк ярата! Зиләйлүкнең дә Алмагач күлмәге кебек хуш исләр бөркеп торган ак чәчәкле күлмәк киясе килә башлаган. Югыйсә үз күлмәге дә бик килешле, нечкә билле, бала итәкле итеп тегелгән! Зиләйлүк Алмагач янына барган да, аның күлмәгеннән күзен ала алмыйча, чәчәкнең тәмле исенә исереп, озак кына басып торган. Аннары, бар кыюлыгын җыеп, Алмагачтан сораган:
– Күлмәкләребезне бер-ике көнгә генә алмашып торыйкчы, Алмагач апа! Син минем ефәк күлмәгемне киеп тор, ә мин синең ак чәчәкле күлмәгеңне киеп, әнә теге тау битендәге Каен кызы янына йөгереп кенә барып, аның алка-чулпылары белән уйнап килим!
Алмагачның ике-өч көн генә элек Яз бүләк итеп алып килгән чәчәкле күлмәгеннән аерыласы килмәгән шул! Болай да бөтен көзне, кышны шәрә көенчә уздырды бит ул!
– Син бик тиз йөгерәсең шул! Күлмәгемне ертып бетерерсең дип куркам. Гафу ит! Бирә алмыйм сиңа үземнең затлы күлмәгемне! – дигән Алмагач. – Син Шомырт кызының күлмәген сорап кара, бәлки, ул бирер.
Алмагачның бирәсе килмәгәч, Шомырт кызының да үз күлмәгеннән аерыласы килмәс, дип уйлаган Зиләйлүк һәм Каен кызы янына киткән. Каен кызыннан оялып кына:
– Каенсылу, миңа азга гына алка-чулпыларыңны биреп тора алмассыңмы? Киеп кенә карыйм да көзгеле күл буена барып киләм! Мин бик тиз йөгерәм, алка-чулпыларыңны бик тиз кайтарып бирермен, озак көттермәм! – дигән Зиләйлүк.
Каен кызына бу матур бүләкләрне кичә генә Яз бүләк иткән булган, алар бит шундый нәфисләр, шундый купшылар! Каенсылуның алтын йөгертелгән алка-чулпыларыннан бер генә минутка да аерыласы килмәгән. Үзе дә әнә ничек саклап кына тота бу бүләкләрне! Ә Җил кызы Зиләйлүк бигрәк шукка охшаган, һич кенә дә тик тора белми. Сытып, өзеп бетермәсме ул Каен кызының нәфис алкаларын?!
– Бер-ике көнгә генә булса да сабыр итче, Зиләйлүк! Яшел яфракларым күренә башлау белән, мин сиңа алка-чулпыларымны бөтенләйгә бирермен! – дигән, ди, ул, күз яшьләрен көчкә-көчкә тыеп.
Җил кызы өчен ике көн – ярты гомер кебек озын вакыт арасы! Боегып кына Күл янына килгән Зиләйлүк.
Күлнең һәр тамчы суы Кояш нурлары астында төрле-төрле төсләргә кереп җемелди. Үзенең Күл буена ни өчен килгәнлеген дә онытып, озак кына балыклар сикерешкәнен күзәтеп торган Җил кызы:
– Күл! Күл! Син Кояш нурлары астында байтак вакыт иркәләндең! Бир миңа Кояшны азга гына булса да! Урман аланына барып, аның белән куышлы уйнап килик! – дигән.
Кояш китсә, балыклар да сикерешмәс. Балыклар уйнашмагач, кыр үрдәкләре минем камышларым арасына оя да кормаслар, бала да чыгармаслар, дип уйлаган Күл.
– Тагын дүрт сәгатьтән Кояш баер вакыт җитә. Кояшны миннән хәзер үк алып китми тор! Куышлы да уйнарсыз, качышлы да уйнарсыз! – дигән ул.
Җил кызы Зиләйлүкнең сөмсере коелганнан-коела барган. Берсе дә аның теләген тиз генә үтәргә теләми бит! Башын иеп, сандугачлы Тал янына килеп туктаган. Ә таллыкта, берсен берсе уздырырга тырышып, кошлар сайрый, тик берсе дә Зиләйлүкнең күзенә күренми.
– Мине дә җырларга өйрәтегезче, җыр осталары! – дип үтенгән Зиләйлүк.
Бер Сандугач:
– Җыр өйрәнү Җил куып йөрү генә түгел! Бер нотаны да төшереп калдырмасаң, җырыбызны ота алырсың! Сабырлыгың җитәр микән? –дип сораган, чут-чут сайрап.
Бик теләсә дә, Зиләйлүк сандугачлар җырын ота алмаган, аз-маз сызгырырга гына өйрәнгән. Сызгыра-сызгыра, Кеше яши торган өй янына килгән.
Җил кызы:
– Әй, Кеше! Күңелем төшкән чак иде. Кәефемне бераз гына булса да күтәрергә тырышып кара! Сызгыра башласам, үзең дә туеп бетәрсең, бер дә ошамас! – дигән, ди.
Кеше тиз генә Җил кызына уйнарга бер тегермән ясап биргән. Рәхәтләнеп уйнаган Зиләйлүк. Ә Кеше бу тегермәннән он тарттырып алган. Дуслашуларыннан икесе дә канәгать, риза булып калганнар. Югыйсә Зиләйлүкнең уе-на Алмагачның ак чәчәкле күлмәген ертып бете-рү, Каен кызының алка-чулпыларын ботарлап ыргыту, Күлдә дулкыннар чыгарып, балыкларын качыру кебек начар фикерләр килә башлаган булган. Вакытында чарасын эзләп тапмаса, Кешегә дә күпме зыян, мәшәкать ясарга мөмкин иде бит ул! Җил кызы ярдәме белән тиз генә эшен эшләп бетергәч, Каен кызының чулпыларына сокланып, Алмагач чәчәге исенә исереп, Күлдә балыклар сикерешкәнен күзәтеп, таллыкта сандугачлар сайраганын тыңлап, җанына күпме рәхәтлек, ял алган, ди, бу акыллы, көчле зат!
Читать дальше